Казан прокуратурасы вуз укытучысыннан студентлардан алган ришвәтне түләүне таләп иткән

Эш материалларына караганда, укытучы 2017-2018 елларда студентлардан арадашчы аша 220 мең сум күләмендә ришвәт алган.

Казанның Идел буе районы прокуратурасы Казан вузы укытучысы, кафедра мөдиреннән имтиханнар һәм зачетлар өчен студентлардан алынган ришвәтнең бөтен суммасын дәүләт файдасына түләтүне таләп иткән. Бу хакта “Татарстан 24” телеканалы ведомствоның матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып хәбәр итә.
Эш материалларына караганда, укытучы (ир-ат) 2017-2018 елларда арадашчы аша студентлардан 220 мең сумлык ришвәт алган. Укытучыга карата “Аз күләмдәге ришвәт”, “Документларга ялган мәгълүматлар кертү” статьялары буенча җинаять эше кузгатылган.

Әмма судта, җинаять җаваплылыгына тарту вакыты чыгу сәбәпле, эш туктатылган. Прокуратура судка дәгъва белән мөрәҗәгать иткән. Хәзерге вакытта ул – карап тикшерүдә.


Фикер өстәү