Егетләрне армиядән алып калу өчен хәрби комиссариатка берничә миллион сум ришвәт тапшырган 9 кешене хөкем итәчәкләр

Гаепләнелүчеләр 2014-2020 еллар аралыгында хәрби комиссариатның медицина хезмәткәрләренә, армиягә барырга теләмәгән егетләргә ялган диагноз куйган өчен, 80 мең сумнан 260 мең сумга кадәр ришвәт тапшырып килгән.

Татарстанда тикшерүчеләр Казанда яшәүче 9 кешегә карата җинаять эшен тикшерүне төгәлләгән. Алар “Төркемгә берләшеп, зур күләмдә ришвәт бирүдә арадашчылык итү” статьясы буенча гаепләнелә. Гаепләнелүчеләр 2014-2020 елларда хәрби комиссариатның медицина хезмәткәрләренә армиягә барырга теләмәгән егетләргә ялган диагноз куйган өчен 80 мең сумнан 260 мең сумга кадәр ришвәт тапшырып килгән. Барлыгы 27 җинаять очрагы билгеләнгән. Ришвәтнең гомуми күләме 4,2 миллион сумнан күбрәк тәшкил итә.

Гаепләнүчеләр үзләренең гаебен танымаган. Җинаять эше судка җибәрелгән. Үзләренә акча тапшырылган өч медицина хезмәткәренә карата эшләр дә судка тапшырылачак.
Сүз уңаеннан, әле шушы араларда гына Казан шәһәренең Вахитов районы суды 126 нчы гимназиянең элекке директоры 47 яшьлек Татьяна Сергачева буенча суд тикшерүен тәмамлаган. Әлеге хатын-кыз 5 очрак буенча ришвәт алуда (балаларны беренче сыйныфка алуга бәйле ришвәт) гаепләнелә.


Фикер өстәү