«Йөз кешелек табын коруның бер нәрсәсе юк, әмма…»

Килешәсездер, хәзерге заманның иң кәттә һөнәр ияләре, кәсепчеләре булган эшмәкәрләрне бүген күпләр бик рәхәт яши дип саный. Нигә, акчалы кешенең абруе зур, беркемгә буйсынмыйлар, нәрсә белән шөгыльләнәселәре килсә, рәхим ит, – ирек, яхшы машиналарында йөриләр, зиннәтле йортларда яшиләр, чит илгә дә елга берничә тапкыр, кемнәрдер район үзәгенә, Казанга барган кебек кенә «чыгып керәләр»…

Тик моның беренче карашка гына шулай икәнен, тышкы кабык кына булганын, шушы байлыкны тудыру өчен көн-төн тырышырга кирәклеге турында гына күпләребез уйлап та карамый. Көндәлек мең проблема белән бәрелешкәннәрен, аларның һәркайсын мөстәкыйль хәл итәргә кирәклекне, күпсанлы, кайчакта бер-берсенә каршы килә торган кануннар чолганышында эшеңне бер генә тикшерү органы да тел-теш тидермәслек итеп алып барырга… һәм әле тагын бик күпне эшли белергә, күп белгечлекне берләштереп, һәркайсында оста булырга кирәклекне дә уйламыйбыз.

Балтач районының Нөнәгәр авылы эшмәкәре Фәйрүзә белән дә үз эшеңне булдыруның уңай һәм тискәре яклары турында сөйләшәбез.

– Әниләрем Нөнәгәрнеке булса да, алар Киров өлкәсе Малмыж шәһәрендә яшәде. Мин дә шунда туып-үстем. Нөнәгәр егете Рафис Закировка тормышка чыктым, менә утыз ел инде шунда яшибез, – ди ул. – Белемем буенча бухгалтер-икътисадчы идем. Нөнәгәрдә шәхси кибет ачтылар да, шунда эшли башладым…

2007 елда Закировлар, арендага бина алып, үз кибетләрен булдыра. Уңышлы гына эшләп китәләр. Әмма бина хуҗалары аренда вакытын озайтмый. Аптырап калмыйлар: бу юнәлешнең нечкәлекләрен аңлый-тоя башлаган Закировлар күрше Чутай авылында кибет төзеп чыгалар. Әллә ни ерак булмаган Ор авылында да элекке райпо кибетен арендага алалар. 2011 елда райпо әлеге кибет янәшәсендәге биналарны да аукционга куя. Аны да сатып алалар. Бер ел буе әйбәтләп ремонтлап, ул өлешендә «Бәйрәм» кафесы оештыралар. Ул еллар өчен кечкенә бер авылда заманча зәвыклы кафе ачылу үзе бер вакыйгага әйләнә. Бер караганда, әле авыл халкы күп бәйрәмнәрне өйдә генә үткәрергә күнеккән. Атнага бер-ике көн була торган туйларны да күпчелек район үзәгенә якын кафе-ресторанда үткәрә. Күпләр Фәйрүзәләрнең уңышка ирешәсенә дә шикләнә. Хәер, Фәйрүзә үзе дә яшерми. Ул да кафе табышка эшли алырмы икән дип уйлана, билгеле. Килгәннәрен көтеп кенә утырсаң, анысы, кафе да, кибет тә файдага эшләмәячәк. Көндәшләр дә тик тормый бит. Күрше авылда тагын бер кафе ачыла.

– Аларның үз клиентлары, безнең үзебезнеке, – ди Фәйрүзә. – Беркайчан бер-беребезгә көндәш итеп карамадык. Шөкер, башта туйлар-юбилейлар гына үткәрсәләр, соңгы елларда никах мәҗлесләре, сыйныфташлар очрашулары да бездә үтә башлады. Өйдә үткәрелә торган Коръән ашларына, башка бәйрәмнәргә салатлар, төрле ассортименттагы кабымлыклар, камыр ризыкларына да заказ бирәләр. Аларны өстәлгә алып кайтып куярлык дәрәҗәдә бизәп, матурлап та бирәбез. Бәлеш-гөбәдияләр, самсаларны бик күп пешерәбез. Аларны күчтәнәчкә алып барырга дип тә сорыйлар. Ярымфабрикатларны да яратып сатып  алалар. Кафеда гади көннәрдә үзем генә эшлим. Камыр ризыклары пешерергә бик яратам. Иртән өчтә торып киләм дә рәхәтләнеп эшлим. Заказлар күп булганда, ярдәмчеләр чакырам. Шулай ук юбилей-туйларда, башка мәҗлесләрдә эшли-булыша торган командабыз бар. Алар инде ышанычлы кызлар, килешеп эшлибез. Заказлардан тыш пешкән камыр ризыкларын үзебезнең һәм башка кибетләргә дә чыгарабыз. Эшебездән үзем бик канәгать, яратып эшләгәнгәме, бер авырлыгын күрмим. Уңай ягы дигәндә, син – үз-үзеңә хуҗа. Беркемгә бәйле түгел. Тырышканың да, табышларың да үзеңә, югалтуларга да бер син гаепле… Ә менә җаваплылык бик зур. Мин гел әйтәм инде: йөз кешелек табын кору, аларга тиешле дәрәҗәдә хезмәт күрсәтү берни түгел. Әнә шул төне һәм икенче көне бик яман. Нинди генә хәбәр ишетермен икән дип, көне буе йөрәк табан астында була. Кеше сәламәтлеге өчен җавап бирәсе бит. Шөкер, моңа кадәр барысы да әйбәт булды, алга таба да исән-сау эшләргә язсын дип телим.

Гөлсинә Хәбибуллина

 

 


Фикер өстәү