Татарстанда законсыз рәвештә инвалидлык алган 10 кеше суд хөкеме алдына басачак

Дәүләт органнарына китерелгән зыян күләме 5 миллион сумнан артыграк тәшкил итә.
Татарстанда 10 кешегә карата җинаять эшен тикшерү төгәлләнгән. Алар түләү алу буенча мошенниклыкта гаепләнелә.
Тикшерүчеләр күздә тотканча, гаепләнүчеләр 2016-2022 елларда, ришвәт биреп, үзләренә инвалидлык рәсмиләштергән һәм иминият пенсияләре, айлык акчалата түләүләр алган. Шул рәвешле Татарстан Пенсия фондына һәм Республика матди ярдәм үзәгенә 5 миллион сумнан артыграк күләмдә зыян китерелгән.
Җинаять эшләре судка җибәрелгән, дип хәбәр итә Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе матбугат хезмәте. Судта инвалидлык алуга ярдәм иткән вазыйфаи затка, шулай ук арадашчыга карата җинаять эшләре карала.


Фикер өстәү