Россия, Кремльгә дроннар һөҗүменнән соң, җавап чарасы күрергә мөмкин булуы турында кисәткән

Россия, Киевның пилотсыз очкычлар ярдәмендә Кремльгә һөҗүм итү омтылышыннан соң, җавап чараларын күрергә мөмкин. Бу хакта “НТВ” яза.

Президентың матбугат хезмәте белдергәнчә, Мәскәү Владимир Путинның Кремльдәге резиденциясенә һөҗүм итү омтылышын “планлаштырылган террорчылык акты һәм Россия Президентын үтерү омтылышы” буларак бәяли.

“Россия ягы, кайчан һәм кайда кирәк дип санаса, шул вакытта һәм шунда җавап чаралары күрергә мөмкин”, – дип басым ясап әйтелгән Кремльнең матбугат хезмәтендә.

Моңа кадәр хәбәр ителгәнчә, төнлә ике дрон Путинның Кремльдәге резиденциясенә һөҗүм итү омтылышы ясаган. Әмма аппаратлар радиолакацион көрәш системалары (РЭБ) ярдәмендә сафтан чыгарылган.

Пилотсыз очкычларның җиргә килеп төшүе һәм кыйпылчыкларының тирә-юньгә таралуыннан беркем дә зыян күрмәгән. Һөҗүм дәүләт башлыгының эш графигына һәм Кызыл мәйданда парад үткәрү планына йогынты ясамаган.


Фикер өстәү