Фәрит Мөхәммәтшин: Татарстан предприятиеләрне БПЛА һөҗүменнән саклауга акча юллады

Татарстандагы зур предприятиеләрне Украинаның пилотсыз очкычлары һөҗүменнән саклауга акча бүлеп бирелде. Дәүләт Совет Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин парламентның 53 нче утырышында шул хакта хәбәр итте.

“Зур производстволарны саклауга акча тоттык, әлеге җайланмаларның хәрәкәтенә комачаулардай җиһазлар сатып алуга средстволар юлладык. Махсус хәрби операция барган, Украина националистлары акча, корал, снарядлар белән күпме кирәк тәэмин ителгән бер мәлдә, барысына да әзер булып торырга кирәк. Кызганычка, пилотсыз очкычлар безгә дә килеп җиткәли”, – диде ул.

Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә, Татарстан икътисады дошманнарны кызыксындыра, шуңа күрә дроннар республикага да җибәрелә. Аның әйтүенчә, бу мәсьәлә узган атнада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәргән киңәшмәдә тагын бер кат каралган.

Утырышта пилотсыз очкычларның һөҗүме турында мәсьәләне депутат Альберт Яһудин күтәрде. Ул инде бер елдан артыграк вакыт дәвамында республикада гражданлык оборонасын камилләштерү мәсьәләсен күтәреп килүен искәртте. “2 апрельдә пилотсыз очкычлар Алабуга, Түбән Камадагы бик мөһим объектларны һөҗүмгә тотты. 17 апрельдә Татарстан янә пилотсыз очкыч һөҗүменә дучар булды”, – диде депутат.

Аның сүзләренә караганда, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белән февраль аендагы семинар- киңәшмәдән соң гражданлык оборонасы мәсьәләсе буенча бернинди дә алга китеш булмаган. “Дәүләт сере турында законны үзгәртү буенча закон инициативасына этәргеч бирү өчен комитет дәрәҗәсендә тикшерүләр үткәрү максатында административ комиссия булдыру турында сорадык. МЧС моңа каршы килмәде, әмма моның өчен җаваплылар билгеләнмәде”, – дип билгеләп үтте Яһудин.

Депутат фикеренчә, Татарстанда яшәүчеләр бомбадан саклану урыннарының кайда икәнлеген белеп торырга тиеш. Хәзерге вакытта казанлылар бу мәгълүматларны район хакимиятеннән яки идарәче компаниядән генә алырга мөмкин, диде ул. “Мондый урыннар турында мәгълүмат дәүләт сере булып тора, диделәр. Дөреслек кайда? Закон комачауласа, аны үзгәртергә кирәк”, – дип йомгак ясады ул.


Фикер өстәү