3D-принтерда басылган мәчетнең дөньяда беренче тапкыр кайда төзеләчәге билгеле

Дубай әмирлегендә, дөньяда беренче тапкыр буларак, 3D-принтерда басылган мәчет төзергә җыеналар. Дубай хөкүмәте вәкиле Али Мөхәммәд Алхальян Алсувайди әйтүенчә, ике катлы, 2 мең квадрат метр мәйданлы корылма 600 кешене сыйдырачак. Мәчетне бетон катнашмасыннан төзелергә ниятлиләр. Төзелешкә ел азагына кадәр керешү һәм 2025 елның беренче кварталында аны төгәлләү күздә тотыла, дип яза “Российская газета”, CNN мәгълүматларына таянып.
3D-принтер ярдәмендә төзү өчен бик зур басма машиналар таләп ителә. Эшчеләр иң элек, җайланмадан төзелеш материалын кысып чыгарып, конструкцияне катламлап үстерәчәк. 3D-принтерда басылган конструкцияләрнең күпчелеге бетоннан ясалачак. Әмма аларны башка материаллардан, мәсәлән кызыл балчыктан да эшләргә мөмкин. Дубай мәчете, климат шартларыннан чыгып, бары тик бетоннан гына төзеләчәк.
Әмма, белгечләр фикеренчә, мондый ысул белән мәчет төзүдә проблемалар килеп чыгарга мөмкин. Ник дигәндә, биредә сүз торак йорт турында бармый. Дини оешмада, кешеләрнең күп булуыннан алып, эчке җилләтү системасына кадәр, байтак кына факторлар исәпкә алынырга тиеш.


Фикер өстәү