Диния нәзарәтенең Аксакаллар шурасы Хәтер көненә багышлап киңәшмә үткәргән

Бүген Колшәриф мәчетендә Диния нәзарәтенең Аксакаллар шурасы, Казанны саклаганда һәлак булучылар истәлегенә багышлап, еллык утырыш уздырган. Анда 80 ләп кеше – Аксакаллар шурасы әгъзалары һәм районнарның мөхтәсибләре катнашкан.

Чарада Аксакаллар шурасының узган елдагы эшчәнлегенә йомгак ясалып, районнарда хәләл өлкәне үстерү мәсьәләләре каралган. Шуннан соң утырышта катнашучылар Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин белән өйлә намазын укыган һәм әрвахларга дога кылган. Соңыннан мөфти Ватанны саклаганда һәлак булучылар истәлегенә дога кылган.
Исегезгә төшерәбез: ике ел элек Камил хәзрәт Сәмигуллин Казанны алганда һәлак булучылар истәлеге көнен – Хәтер көнен мөселман календаре (хиҗрә) буенча үткәрү тәкъдиме белән чыкты.
Безнең белешмә: тарихчылар әйтүенчә, Казанны алу көне – 1552 елның 15 октябре мөселман календаре буенча шәүвәл аеның 13 нче көненә туры килә. Әлеге календарь буенча бу көн һәр ел саен 11 көнгә күчә. Шулай итеп, 2023 елда шәүвәл аеның 13 нче көне 3 майга туры килә.


Фикер өстәү