“Хәләл” дип алдаучылар тозагына эләгүдән сакланырга чакыралар

Мөселман, үзе дә белмичә, харам ризык ашаса, гөнаһысы аны сатучыга төшә. Ә ул ризыкны кулланучының 40 көн буе кылган догасы кабул булмый. Нәрсә сатып алганыгызны белегез! Бу хакта Татарстан Диния нәзарәтенең “Хәләл” стандартлары комитеты рәисе Ирек Җиһаншин кисәтә.  

Җитештерүчеләр исә сатып алучыны кызыктыруның нинди генә юлларын уйлап тапмый. Әйтик, төргәккә “мөселманча” дип язалар, ярымай сурәте төшерәләр, гарәп хәрефләре белән “ләзиз”, ягъни тәмле, татлы дип язалар. Кеше шуларны күреп, бу ризык “хәләл” дип уйлый.

– Мондый тамгаларга ышанырга ярамый, товарның составын укырга кирәк. Россиядә “хәләл” сертификатын бирә торган 30 оешма бар. Аларның кайберсенең җитәкчесе мөселман түгел, димәк, “хәләл” сертификатын мөселман булмаган кеше имзалый булып чыга, – ди Ирек Җиһаншин.

Кулларында “хәләл” сертификаты булганнар да кайчак тиешле стандартларны бозмыймы? Ирек хәзрәт әйтүенчә, 150гә якын оешма шундый сертификатка ия. Алар Татарстанда гына түгел, Россия буенча эшчәнлек алып бара. Комитетның махсус тикшерүчеләре продукцияләрнең сыйфатын даими тикшерә. “Хәләл” тамгасы йөрткән җәмәгать туклануы оешмаларында да тикшерүләр булып тора. Аларда кулланылган азык-төлекнең сыйфатын өч айга бер мәртәбә лабораториядә тикшерәләр икән. “Кайбер оешмалар үзләрен “хәләл” дип тәкъдим итсә дә, тикшерә башлагач, бернәрсәләре дә хәләлгә туры килмәве ачыклана, – ди комитет җитәкчесе. Кеше хәләл дип алган товарының хәләл булуына шикләнсә, кулланучылар хокукы бозылуы хакында Роспотребнадзор идарәсе белгечләренә мөрәҗәгать итә ала.

Бу атнада Казанның “Мәрҗани” мәчетендә уздырылучы “Хәләл яшәү рәвеше” дип аталучы Бөтенроссия конференциясе байтак сорауларга җавап табарга ярдәм итәчәк. Конференциядә физик мөмкинлекләре чикле кешеләрнең мәнфәгатьләре турында да сөйләшәчәкләр. Мәрҗани мәчете базасында инвалидларга ярдәм итүче оешма да эшләп килә. Оешма вәкиле Лилия Кусайманова сөйләвенчә, пандемия чорында ярдәм сорап килүчеләр тагын да арткан. Аларны азык-төлек белән тәэмин иткәннәр, укытканнар, кайберсенә эш табарга да булышканнар. Кемгәдер психологик ярдәм күрсәтергә дә туры килгән. Араларында сукырлар, ишетмәүчеләр дә шактый. Әлеге оешма ул кешеләр проблемалары белән ялгыз калмасын өчен кулдан килгәннең барысын да эшләргә тырыша. Конференциягә төрле төбәкләрдән җыелачаклар һәм дистанцион катнашучылар да булачак.

Фәния Арсланова

 


Фикер өстәү