Җәмигъ мәчетенең кайда төзеләчәге билгеле булды 

Казанда Җәмигъ мәчетенең кайда төзеләчәге билгеле булды. Мәчет урыны итеп «Кырлай» аттракционнар паркы сайланган.

Муниципаль милек булган әлеге җир кишәрлеге «Паркинвест» җәмгыяте кармагында тора. Казан мэриясе, «Паркинвест» һәм «Игелек» фонды арасында мәчет төзү өчен җир участогы бирү турында килешенгән.

Мәчетнең нинди булачагы әлегә билгеле түгел. Ул 10 мең кешене сыйдырачак.

Сүз уңаеннан, 1 апрельдә объектның архитектура-концепциясен булдыруга халыкара конкурс башланды.


Фикер өстәү