Казандагы Җәмигъ мәчетнең нинди эскиз буенча төзеләге билгеле

Казандагы Җәмигъ мәчетнең нинди эскиз буенча төзеләге билгеле. Мәчетнең эскиз проектына игълан ителгән халыкара бәйгенең җиңүчеләре дип Казан архитекторы Айвар Саттаров белән Ginzburg Architects архитектур бюросы табылды.

Җиңүчеләрнең исемен кичә Казан Ратушасында игълан иттеләр. Чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.
“Җәмигъ мәчетенә нигез салыну Идел Болгарында ислам дине кабул ителүгә 1100 ел тулу уңаеннан булган вакыйгалар арасында иң әһәмиятлесе. Бәйгедә катнашучыларның барысына да зур рәхмәт әйтәсем килә. Һәр прекот уникаль. Барлык эшләрне дә яраттым. Аларның барысы да җиңүгә лаек. Сез тудырган образларны башка объектларыбызда гәүдәләндерергә тырышачакбыз”, — диде Татарстан Президенты тантанада.
Хәтерләсәгез, 20 май көнне Җәмигъ мәчетенә нигез ташы салынды. Ул төзеләчәк эскизга бәйгене исә 1 апрельдә үк игълан иткәннәр иде. Аны “Игелек-Доброта” җәмгыятенең рухи-әхлакый үсешенә ярдәм итү республика фонды оештырды. Бәйгедә җиңү яулаган проект авторына – 2,5 миллион сум, икенче урынга – 1 миллион сум, өченчегә 500 мең сум акча вәгъдә ителде. Бүген инде Җәмигъ мәчетенең тышкы кыяфәте нинди булачагы да билгеле булды.
Бәйгедә барлыгы 40 архитектор катнашты. Алар 3 ай буе 8,2 га мәйданда 10 мең кешегә исәпләнгән, машина кую урыннары булган яңа иман йорты проектын эшләде. Мәчет манарасының биеклеге, мәйданы, фасадлары, стилен дә архитекторлар үзләре хәл итәргә тиеш иде. Россия, Мисыр, Төркия, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Казахстан һәм Үзбәкстаннан килгән 18 катнашучы финалга үтте.
КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр институты директоры, жюри әгъзасы Рамил Хәйретдинов сүзләренә караганда, финалга узган эшләрне тикшергәндә белгечләр проектка салынган төп фикергә игътибар иткән, аларның чор рухын ни дәрәҗәдә чагылдыруын бәяләгән.
Билгеле булганча, Казанда Җәмигъ мәчетен төзү Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам дине кабул ителүгә 1100 ел тулу уңаеннан 2022 елда уздырыла торган төп чараларның федераль планына кертелгән. Аны быелның көзендә төзи башларга җыеналар.


Фикер өстәү