Татарстан Президенты: Без Бәһрәйн белән хезмәттәшлеккә зур әһәмият бирәбез

Бәһрәйн Корольлегенә эш сәфәре кысаларында Президент Рөстәм Миңнеханов Ислам эшләре буенча югары совет рәисе, шәех Габдеррахман бен Мөхәммәд бен Рәшит Әл Хәлифә белән очрашты.

Рөстәм Миңнеханов шәехкә форумда катнашырга чакырулары, шулай ук Идел буе Болгарында Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган чараларда катнашу өчен Татарстанга визиты өчен рәхмәт белдерде.

«Россия Федерациясе Бәһрәйн белән үзара бәйләнешкә зур әһәмият бирә. Безнең ил Корольлекне Якын Көнчыгыш төбәгендә мөһим сәүдә-икътисадый һәм инвестицион партнер буларак карый», – диде Татарстан Президенты. Аның сүзләренә караганда, Татарстан, үз чиратында, Россия-Бәһрәйн мөнәсәбәтләре кысаларында Мәмләкәт белән хезмәттәшлек үсешенә өлеш кертергә омтыла.

«Безнең республика ислам дөньясы илләре белән актив элемтәдә тора. Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы, Ислам үсеш банкы, ИХО яшьләр форумы кебек абруйлы халыкара институтлар белән хезмәттәшлек җайга салынды. «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме линиясе буенча зур эш алып барыла, мин аны Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин кушуы буенча җитәклим», – дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов. Стратегик караш төркеме рәисе шәехкә төркем кысаларында актив эше өчен рәхмәт әйтте.

Очрашу вакытында хезмәттәшлекне үстерү турында да фикер алыштылар. Татарстан Президенты сүзләренчә, республиканың сәнәгать предприятиеләре Бәһрәйннең номенклатура төрлелеге буенча кызыксынуын канәгатьләндерә ала. Рөстәм Миңнеханов Бәһрәйн компаниясен Татарстанда инвестиция проектларында катнашырга чакырды.

«Бәһрәйн – Якын Көнчыгышның финанс үзәкләренең берсе. Татарстан ислам банкингы һәм финанслау принципларын кертү буенча Россиядә сынау төбәге булып тора», – дип белдерде Татарстан Президенты.
Үз чиратында шәех Ислам эшләре буенча советның барлык вәкилләрен Татарстан Президенты белән әңгәмәгә чакырды. «Без шулай ук мөнәсәбәтләребезне үстерергә омтылабыз. Дини линиягә килгәндә, безнең казанышларыбыз бар, бигрәк тә «Россия-ислам дөньясы» кысаларында. Бу төркемнең ислам дөньясында зур роле бар, – дип ассызыклады Бәһрәйнның Ислам эшләре буенча югары совет рәисе. – Россиядә мөселман кардәшләребезгә булган мөнәсәбәт өчен дә рәхмәт белдерәсебез килә».

Шәех билгеләгәнчә, икътисадый линия буенча да хезмәттәшлекне ныгыту эше дәвам итәчәк.


Фикер өстәү