Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан укучыларына паспортлар тапшырды

Дәүләт Советында Татарстан Республикасы Конституциясенең 30 еллыгы алдыннан мәктәп укучыларына Россия Федерациясе паспортларын тапшыру тантанасы узды. Күптән түгел 14 яше тулган балаларга паспортны Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин тапшырды.

Паспорт тапшыру тантанасына республиканың төрле шәһәрләреннән һәм районнарыннан 25 укучы, уку алдынгылары, конкурслар, олимпиадалар, спорт ярышларында җиңүчеләр, төрле чараларда катнашучылар чакырылган иде. Башта балалар һәм аларның әти-әниләре өчен парламент бинасы буйлап экскурсия оештырылды. Кунаклар парламентаризм музеенда булдылар, китапханә белән таныштылар, утырышлар залында истәлеккә фотога төштеләр.

Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт гимннары яңгыраганнан соң, аларга Фәрит Мөхәммәтшин мөрәҗәгать итте. «Парламент бинасында Россия Федерациясе паспортларын тапшыру күркәм традициягә әверелде, – диде ул. – Шунысы да мөһим, бүгенге тантана Татарстан Конституциясен кабул итүгә 30 ел тулуга багышланган. Вакыт күрсәткәнчә, бу – республикабызның хокукый тормышын җайлаучы ышанычлы документ. Конституциянең закон буларак төп билгеләнеше – кеше һәм граждан хокукларын һәм ирекләрен тану, үтәү, яклау».

Дәүләт Советы Рәисе паспортны алуның зур җаваплылык булганын искә төшерде. Тантана ахырында укучылар исеменнән җавап сүзе белән Яшел Үзән районының 7нче мәктәбе укучысы Тимур Гыйльманов чыгыш ясады.

«Татарстан Дәүләт Советында паспорт алу бик җаваплы булды. Без бу бинада республикабыз тарихы белән таныштык, Татарстан Конституциясе кабул итү белән бәйле күп кенә фактларны белдек, нәкъ менә биредә без зур тормышка аяк бастык. Тормышымда Россия Федерациясе гражданины бурычларын намус белән үтәргә һәм илебезнең лаеклы улы булырга вәгъдә итәм», – диде Тимур Гыйльманов.

Тантаналы чарада Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының миграция мәсьәләләре буенча идарәсе башлыгы Артем Кузнецов, Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Станислав Андреев, парламент депутатлары катнашты.


Фикер өстәү