Фәрит Мөхәммәтшин Халыкара парламентаризм көне белән котлады

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Ф.Х. Мөхәммәтшинның

Халыкара парламентаризм көне уңаеннан котлавы

 

Кадерле татарстанлылар! Хөрмәтле коллегалар – барлык дәрәҗәдәге вәкиллекле хакимият органнары депутатлары! Сезне ихлас күңелдән Халыкара парламентаризм көне белән котлыйм! Ул глобаль тотрыклылыкны ныгытуга, иминлекне арттыруга һәм бөтен дөньяда кешеләрнең яшәү сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән парламент дипломатиясе һәм парламентара хезмәттәшлекнең әһәмиятен ачык күрсәтә.

Бүгенге дәүләтләрнең сәяси системасында һәм конституциячел механизмнарында закон чыгару хакимияте аерым урын алып тора. Хәзерге көндә территориаль вәкиллекнең роле көчәя, чөнки нәкъ менә төбәк парламентлары, вәкиллекле җирле үзидарә органнары хакимиятне кешеләргә якынайту, халык мәнфәгатьләрен турыдан-туры яклау өчен куәтле инструмент булып тора.

Россиянең иң яңа дәүләтчелеге чорында ил парламентаризмы, хакимиятләр бүленү системасының аерылгысыз атрибуты һәм халык хакимиятенең ныклы нигезе буларак, олы юл узды. Илнең Төп Законына    2020 елда кабул ителгән төзәтмәләр Россия Федерациясе суверенитетын, аның халыкара мәйданда мәнфәгатьләрен яклау, шул исәптән парламент ярдәмендә дә, мөмкинлекләрен сизелерлек ныгытты, Федераль Собрание, төбәкләр һәм муниципалитетларның җаваплылыгын арттырды, тотрыклы һәм чынбарлыкка туры килә торган законнар булдыру өчен нигез салды. Дәүләтнең социаль функциясен алга таба да көчәйтү, уңайлы инвестицион һәм эшлекле мохит булдыру, гражданнар арасында тынычлык һәм милләтара татулыкны ныгыту өчен алшартлар тудырды.

Татарстан Республикасы, вәкиллекле демократиянең төп принципларын эзлекле рәвештә гамәлгә ашырып, үзгәрешләр һәм мөһим социаль-икътисади нәтиҗәләргә ирешү юлыннан нык адымнар белән бара. Парламентарийларыбыз эше нигезендә – актуаль проблемаларны тирәнтен анализлау һәм аларны хокукый җайга салу юлларын эзләү, халык белән ачык аралашу, граждан җәмгыяте институтлары һәм коммерциягә карамаган оешмалар, дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнары белән хезмәттәшлек, үткәннәргә хөрмәт һәм традицияләргә тугрылык. Бу барлык дәрәҗәдәге (федераль, региональ һәм җирле) Татарстан депутатларының сайлаучылар алдында җаваплылыгын, шул исәптән очрашулар һәм сайлау кампанияләре барышында әйтелгән һәр вәгъдә, наказ яисә конструктив тәкъдимне вакытында үтәү җаваплылыгын, арттыра. Республиканың халык вәкилләре законнар базасын камилләштерү буенча актив һәм бердәм эш алып бара, төбәкнең динамик үсешенә, тормыш сыйфатын арттыруга, шәхеснең ирекле үсеше өчен уңайлы хокук мохите булдыруга юнәлдерелгән әһәмиятле норматив документлар кабул итә.

Хөрмәтле татарстанлылар! Халыкара парламентаризм көнендә Сезгә барыгызга да нык сәламәтлек, тынычлык, иминлек һәм иң изге теләкләр, ә барлык дәрәҗәдәге вәкиллекле хакимият органнары депутатларына актив һәм алга карап эш итүне һәм Ватаныбыз хакына парламент хезмәтендә зур уңышлар телим!

 


Фикер өстәү