Казан янында якутларның этно-авылы төзеләчәк

Казан янында якутларның этно-авылы төзеләчәк. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов шундый тәкъдимне хуплаган. Бу хакта Татарстанда якутларның милли-мәдәни берләшмәсе рәисе беренче урынбасары Марат Третьяк белдергән, дип хәбәр итә “Интерфакс”.

“Якутлар утары” этно-эко-авылын төзү Сахада яшәүче төрки халыкның көнкүреше һәм мәдәнияте белән таныштыру мөмкинлеге бирәчәк, ул шулай ук якутларның Ысыах бәйрәмен (җәй бәйрәме, дигәнне аңлата) үткәрү мәйданчыгына әйләнәчәк”, – дигән Третьяк.
Аның әйтүенчә, этно-авылдагы барлык корылмалар якутларның милли стилендә булачак.
Моңа кадәр якут этнокомплексы (кыяга менү һәм атларны бәйләп кую мәйданчыклары белән) проекты турында Якутиянең Татарстандагы вәкиле Рамил Закиров “Татарстан – Якутия” эшлекле форумы барышында сөйләгән иде. Аның әйтүенчә, проектны Туризм буенча дәүләт комитеты һәм Казан башкарма комитеты хуплаган да инде. Хәзер этнокомплексны төзү урынын тәгаен билгелисе генә калган.


Фикер өстәү