Үлгән кешенең киселгән башын суд бинасы баскычына куеп киткән кешене тоткарлаганнар

Гаепләнелүче тоткарлаганда бернинди дә каршылык күрсәтмәгән.
Германиянең Бонн шәһәрендә үлгән кешенең киселгән башын суд бинасы баскычына куеп киткән кешене тоткарлаганнар. Чит илләр басмалары язганча, кич белән берәүнең суд бинасы янына нәрсәдер күтәреп килүен күргәннәр.

Башта аның кулындагы әйберне йомшак аюга охшаш уенчыктыр дип уйлаганнар. Ләкин бу чып-чын кеше башы булып чыккан. Теге бәндә аны ишек төбенә куеп, үзе дә шуның янына килеп утырган. Полиция хезмәткәрләре шундук килеп җитеп, бу сәер адәмнең кулларына богау салган.
Тоткарланучының 38 яшьтә булуы, үзенең дә, үтерелгән кешенең дә яшәү урынына ия булмавы мәгълүм. Тоткарлаганда, бернинди дә каршылык күрсәтмәгән. Шулай ук үтерелгән 44 яшьлек кеше гәүдәсенең кайда ятуы турында да сөйләгән. Боларның үзара нинди мөнәсәбәттә булганлыклары әлегә билгесез. Шулай ук таныш булганнармы-юкмы икәнлекләре дә мәгълүм түгел.


Фикер өстәү