Әнвәр Нургалиевне юл фаҗигасендә һәлак булган туганының эше буенча суд утырышына кертмәгәннәр

23 октябрьдә Башкортстанның Чишмә районында юл фаҗигасендә һәлак булган Диана Сәфәрованың эше буенча тикшерү башланган.

“Башинформ” “Честно говоря” телеграм-каналы мәгълүматларына таянып язганча, суд хөкеме алдына басучы үзенең адвокаты белән утырышны ябык ишек артында уздыруга ирешкән. Шуңа күрә суд утырышына һәлак булган ханымның туганнарын да, шул исәптән Башкортстан халык артисты Әнвәр Нургалиевне, дусларын, танышларын. журналистларны да кертмәгәннәр.
Хөкем алдында баскан ир-атның үз гаебен танымавы мәгълүм. Утырышта ул беренче күрсәтмәләреннән (исерек булуын, авариядә гаепле булуын күрсәткән) баш тартуы турында берьюлы берничә үтенечнамә белдергән. Тик суд моңа каршы төшкән.

“Безне утырышка кертмәделәр. Адвокаты шулай өйрәткәндер, күрәсең. Алар өчен гүя берни дә булмаган, исерек килеш рульдә тотканнар да шуның белән шул. Ә безнең өчен – беркайчан онытылмаячак бик ачы югалту. Балалар әнисенең ни сәбәпле үлгәнлеген сораячаклар бит, – дип аңлатып үткән килеп туган хәлне Әнвәр Нургалиев. – Белүемчә, ул үзенең күрсәтмәләреннән баш тарткан. Мин моны һич аңлый алмыйм. Ир икәнсең, гаебеңне таны да гафу үтен. Башта гаебен таныган, асылда үзенең үтерүче икәнен таныган бит. Ә хәзер адвокатлар яллаган. Хезмәт урынында файдаланыла торган машинасында килгән: чиста-пөхтә киенгән, тазарып, түгәрәкләнеп тә киткән шикелле. Аңа шуның кадәр күп игътибар, “авторитет”тан ким түгел. Әмма ул “авторитет” түгел. Үз гаебен танымаган ир – ир була алмый”.

Киләсе утырыш 30 октябрьгә билгеләнгән.

Исегезгә төшерәбез: тикшерү барышында билгеләнгәнчә, гаепләнүче рульдә исерек хәлдә булган. Югары тизлектә алдагы машинаны терәлеп диярлек узу “Хонда Цивик” автомобиленең (рулендә Диана булган) баганага килеп бәрелүенә китергән. Хатын-кыз шундук һәлак булган. Авария китереп чыгаручы фаҗига урыныннан качкан. Фаҗига 9 май көнне Чишмә районы үзәгенең Революция урамында килеп чыккан. Һәлак булган хатын-кызның өч баласы ятим калган. Балаларны әбисе һәм бабасы тәрбиягә алган.


Фикер өстәү