Казанда торак йорт янында бер балага төлке һөҗүм иткән

Казанның Идел буе районында, тәгаенләбрәк әйтсәк, “М-14” торак комплексында бер малай чүплек савыты янында төлкегә тап булган.

Бу хакта “Республика Татарстан” телеграм-каналы хәбәр итә. Биредә йортлар урманга ук терәлеп урнашкан диярлек. Кыргый хайван шуннан килеп чыккан. Барыннан да элек, ишегалларында үзенә азык эзләгән булса кирәк.

Баланың әнисе әйтүенчә, бу хәл улының туган көнендә килеп чыккан.

“Карап торышка “мөлаем” гына җәнлек малайны балалар мәйданчыгыннан Адо урамындагы кибеткә (15нче йорт) кадәр куып барган. Бала бик нык курыккан. Әле ярый, без шул тирәдә генә идек. Ләкин җан ачысы белән кычкыруыма җәнлекнең иске китмәде. Ирем буш шешә тондыргач кына качты. Әмма урманга түгел, ә парковкага”, – дип сөйләгән малайның әнисе.


Фикер өстәү