Диана Сәфәрованы гаепләүче блогерларның халык алдында гафу үтенүен сорыйлар

Чулпан Хәйретдинова исемле бер «подписчигы» мәрхүмә блогер Диана Сәфәрова белән бәхәскә кереп, хәтта аның үлеменнән соң да гафу үтенүне кирәк дип тапмаган берничә блогерны намуссызлыкта гаепли. Бу хакта социаль челтәрләргә таянып «Интертат» яза.

«Диана, бу сүзләрне үземә җиңелрәк булсын өчен язам. Син үзеңнең китүең белән бөтен дөньяны үзгәрттең. Иң мөһим әйберләрне күз уңыннан җибәрмәвебезгә инаныр өчен, без ешрак артка борылып карый, балаларыбызны ешрак кочаклый башладык. Гаиләбез янәшәсендә уздырган мизгелләрнең кадерен белергә өйрәндек. Син үзеңнең китүең белән «подписчик»ларыңны берләштердең. Алар күп… Беләсеңме, алар сиңа охшаган. Шундый ук ачык, изге күңелле, шаян… Синең белән инстакөн-кичләр уздырган, сиңа авырлыклар килгәндә борчылган, уңышларың өчен чын күңелдән сөенгән кешеләр алар.

Син киттең, ә менә сиңа яла ягучылар үз гаебен әле дә танымады. Соңгы туры эфирда сүзнең нәрсә турында барганын, моның белән нәрсә аңлатырга теләгәннәрен беркем дә белми. Галләм, Нәбиева, Тәскирә, сез Диананың үлеменнән соң үзегезгә күпме негатив килгәнен күреп гаҗәпләнәсез? Сез бит берни дә эшләмәдегез, әйеме?

Юлия Нәбиева, без – «подписчиклар» сезнең тарафтан нинди дә булса сүзләр әйтелер дип көткән идек. Бу гадел булыр иде. Әмма юк, кирәк санамадыгыз. Һәрвакыттагыча, сезгә ошамаган сүзләр язучыларны гаепли башладыгыз. Галләм туры эфирга күпме «подписчик»ларын җыйды, күпме пычрак сүзләр әйтелде, ә икенче көнне туры эфирда без нәрсә ишеттек? «Мине ялгыш юлга керттеләр, барысына да подписчиклар гаепле».

Ә «Диана, гафу ит» дип әйтсәң? Тәскирә туганын акларга тотынды. Нәрсә генә булса да сез бөтен гаепне үзегезне ашатучыларга аударып калдырасыз. Эчкән коеңа төкерергә ярамый.

Сез беркайчан да Диана дәрәҗәсенә үсеп җитә алмаячаксыз, шуңа да котырынасыз, эчегез поша. Кеше булып тугансың икән, нинди генә шартларда да кеше булып калырга кирәк», – дигән ул.

Чулпан 3 блогер – Галләм (Эльвина), Морган (Иршат Нәбиев) һәм Диана Сәфәрова аралашкан соңгы туры эфирның язмасын да урнаштырган. Дөрес, анда блогерларның нәрсә бүлешкәне, тавышның нәрсә өчен чыкканлыгы аңлашылып бетми, сүгенү сүзләре дә бик күп.

Калган дуслары да Чулпан белән килешүләрен белдергән.

«Бик дөрес язгансың. Тәскирә, Галләм, Юлия! Намусыгыз кайчан уяныр икән?»;

«Дөрес, Чулпан. Диана киткәннән соң да гафу үтенүне кирәк тапмадылар. Бөтен халык алардан ул сүзләрне көтте. Ә хәзер үзләренең хейтерлар армиясе барлыкка килүенә гаҗәпләнәләр. Алар хейтерлар түгел – дөреслек яклы кешеләр»;

«Тәскирә үзенең сторисларында язылучыларын дус-тату яшәргә, беркемне дә алдамаска өйрәтә. Ә үзенең туганы Галләмне өйрәтә алмаган. Үз гаиләңдә икейөзлелек, ялган хөкем сөргән килеш, ничек инде башкаларны өйрәтеп була ул? Галләмнең үз ялгышларын танып гафу үтенергә кыюлыгы җитми икән, Тәскирәгә туганына үрнәк күрсәтергә иде»

«Тәскирә, Эльвина, Юлия, сезгә җиткерерләр. 3 бала ятим калды. Гафу үтенер урынга, 9 май көнне шатлыктан котырдыгыз. Күз яшьләрегез чыгасы көннәр алда әле. Тәүбәгә килегез. Ходаегыз булышмас»;

«Аларны кем тәрбияләгән соң? Һәрберсенең әтисе яки әнисе эчкече. Алма агачыннан ерак төшми. Нинди гафу үтенү турында сүз бара ала»;

«Диана иң яхшысы иде. Ул алар белән чын-чынлап дус булды. Ә алар ялган дуслар булып чыкты. Бу хәлләрдән соң күпләрнең күзе ачылгандыр», – дигән фикерләр бар.

 


Фикер өстәү