Мамадыш районы башлыгы Анатолий Иванов: «Авылларны саклар өчен җиргә якынаерга кирәк»

Күпләр бәхет эзләп читкә киткән җиреннән кире Мамадышка әйләнеп кайта. Биредә  яшьләрне туган якларында калдыру юлларын эзлиләр, яшәү өчен уңайлы шартлар тудырырга тырышалар.  Туристлар җәлеп итү өчен дә зур эшләр башкарыла. Мамадышның уңыш сере нидә соң? «ВТ» журналистлары район башлыгы Анатолий Иванов белән шул хакта сөйләште.

– Анатолий Петрович, Мамадышта туристларны җәлеп итү буенча күп эшләнелә. Татарстанда кече шәһәрләр арасында беренчеләрдән булып елга ярлары төзекләндерелде, ял итү урыннары булдырыла. Районга кунаклар чакыру үз-үзен аклыймы?

– Туристлар килсен дип тырышу үз-үзен аклый ул. Районга килгән һәр кеше безгә акчасын калдырып китә бит. Шуңа да алар кабат килсен өчен уңайлы шартлар тудыру кирәк. Аларны ашатырга, йоклатырга кирәк. Димәк, үзеннән-үзе кунакханәләргә, кафе- рестораннарга ихтыяҗ туа. Бүген барча районнар да туристларны җәлеп итәргә тырыша. Шул исәптән без дә яңадан-яңа уй-хыяллар белән яшибез. Кешеләрнең күңеленә хуш килерлек ял итү төрләрен барлыйбыз. Кайберләрен үзебездә булдыру өчен тырышабыз. Киләсе елның ноябрь аенда Түбән Камага күпер ачылыр дип көтәбез. Шуннан соң Мамадыш белән Түбән Кама арасын 30 минутта үтеп булачак. Күпер ачылгач, Әлмәт, Зәй районнары халкы да безгә йөри башлар дип торабыз. Мамадыш бит таулар, урманнар арасында урнашкан. Экологик яктан чиста урында утыра.

«Нократ» яр буенда өч күл бар. Анда тонна ярым балык җибәрдек. Кил дә тотып ал. Яр буеннан ерак түгел балалар мәйданчыгы урнаштырылды. Анда аттракционнар эшләп тора. Күптән түгел биредә җылытыла торган пляж ясадык. Анда көймәләр, катамараннарда да йөреп килү мөмкинлеге бар. Ул комплекста төрле мунчалар, тоз бүлмәләре эшли. Монда ял итүнең бер сәгате – 200 сум. Су мотоцикллары куймакчы булабыз. Кешеләр бирегә яратып йөри. Килүчеләрнең 70 проценты – туристлар.

– Туристларны кунак итү өчен үз эшен белүче персонал кирәк. Аларны ничек әзерлисез?

– Әлегә килгән туристлар белән музей хезмәткәрләре эшли. Әлбәттә, әгәр туризм тагын да җәелеп китеп, безнең районга агылучылар арта икән, без махсус белгечләр әзерләячәкбез. Мондый хәл булыр да инде ул. Эшлисе килгән эшләр күп. Язын Нократ елгасына туристлар белән 6–7 теплоход керә. Алар безне узып китеп, Кировка кадәр баралар. Бу маршрут бар кешегә дә ошый. Туктап-туктап ял итәләр. Әмма бер проблема бар – су кими. Хәзер менә шул юнәлештә эшлибез. Грантлар оттык.

Максатыбыз – Мамадышка килгән кеше аның бөтен матурлыгын күреп, җаны теләгән җирдә ял итеп китсен иде. Безнең шәһәрнең икенче башында ипподром бар. 1 гыйнварга кадәр шул якта тау шуу базасы ачарга җыенабыз. Әлегә башта атларда йөрергә, аннан картингка керергә була. Анысы да шул мәйданда урнашкан. Биредә 24 гектарга сузылган ылыслы урман бар. Без шәһәр эчендә шуның хәтле агачны саклап кала алдык. Анда ачык урында тимераякта шуу өчен каток ясадык. Әле менә шунда ук йога үзәге дә төзеп ятабыз. Димәк, туристлар бер көндә генә китә алмаячак бездән. Шартлары шәһәрдәгечә булса да, бәяләре «тешләмәячәк».

Килгән кешеләрне кайда йоклатуны да уйлыйбыз. Шәһәрдә кунакханәләр булса да, яңадан 8 катлыны төзергә булдык. Әле моңарчы беркайда да булмаган зиплайн төзелеп ята. Анысы яшьләрдә аеруча кызыксыну уятыр дип уйлыйбыз.  Шушында ук бау паркы, чана шуу урыны булачак.

Тиздән «Регина» ял комплексында зоопарк та булачак. Казанныкы кадәр үк булмаса да, балалар өчен шактый кызыклы булыр дип уйлыйбыз. 20 глэмпинг урыны ясала. Инде хәзер үк биредә 200 кешелек кунакханә эшли. Әле монда республикада тиңе булмаган канат юлы да ачылачак. Нократның бер ягыннан икенче ягына канат юлы белән чыгып булачак, каршы як яр буенда кафелар төзеләчәк, чистартылган пляж булачак.

Быел без беренче тапкыр һава шарлары фестивале уздырдык. Искиткеч матур чара булды ул. Катнашырга теләүчеләр бик күп иде. Киләсе елда май аеннан августка кадәр атна саен фестиваль уздыру нияте бар.

– Мамадыш зур шәһәрләр белән янәшә урнашкан. Андагы сәнәгать оешмалары районның эшче кулларын үзенә алмыймы? Районда кадрлар мәсьәләсен ничек хәл итәсез?

– Бүген бездә эш яшендәге 19 мең кеше бар. Шуның 14 меңе районда хезмәт куя. 5 мең кеше бездә теркәлгән булса да, төрле шәһәрләргә китеп эшләп йөри. 700 кешебез Алабуга икътисадый зонасында эшли. Анда китүчеләр 100әр мең сум хезмәт хакы ала.  Китеп эшләүчеләрнең уңай ягын эзлибез – алар бездә яши, акчасын монда тота, салымын түли. Көндәшлек туа, читкә киткән кешеләрне кире кайтару өчен бездә эшләүче оешмалар хезмәт хакларын күтәрергә мәҗбүр була. Димәк, районда яшәүче кеше күп акча ала башлаячак. Бу – кешеләрнең тормыш шарты яхшыру дигән сүз.

Берничә елдан Мамадышта шактый завод-фабрикалар ачылачак.  КАМАЗ заводы җир алып, үз эшен башлаячак. Картон фабрикасы ачылырга тора. Чәчәк үстерү теплицасы, торбалар ясаучы һәм башка бик юнәлештә эшләүче җитештерү заводлары ачылачак. Безгә инвесторларны җәлеп итү кыен түгел. Район олы юл буенда урнашкан. Транспорт чишелеше уңайлы.

Районнан киткән, башка җирдә эшләүче кешеләрнең һәрберсе белән диярлек элемтәдә без. Мондый заводлар эшли башласа, алар районга кайтыр дип өметләнәбез.

– Анатолий Петрович, сез – үз районын күтәргән, аның киләчәге өчен күп эш башкарган җитәкче. Шунда туып, гомер буе шунда яшәгәнсез. Сезнең өчен Мамадыш нәрсә ул?

– Август аенда хезмәт юлын башлап җибәрүемә 45 ел тулды. Барлык эш урыннарым районга бәйле. Мин башка җирдә болай эшли дә алмас идем. Үз ягым, үз якташларым өчен дип эшлим.  Мин җитәкче түгел, мондагы гади бер кеше булып яшәдем. Минем өчен гадилек – беренче урында. Син бүген – түрә, иртәгә – пенсиядәге кеше. Картлыгыңда хөрмәтле булыр өчен, кешеләрне аңлап эшләргә кирәк. Мин кайда гына эшләсәм дә, холкым үзгәрмәде. Башымны югары күтәрмәдем.  Ишегемдә халыкны кабул итү сәгате дә, көне дә язылмаган. Без – тәүлек әйләнәсе халык белән эшләргә тиешле кешеләр. Шуңа күрә миңа әйтер сүзе булган кеше теләсә кайсы вакытта кабинетыма керә ала.

– Нинди гаиләдә үстегез?

– Әтием мәктәп директоры иде. 40 яшендә атказанган укытучы исеме алган кеше ул. Ул заманда ук мәктәптә акча эшли белгән. Алмагач бакчасы утыртып, җиләкләр үстереп саткан. Шул акчага спорт залы, ашханә төзеткән. Авыр гаиләдәге балаларны киендергән. Укучыларны бушка ашаткан. Әни 43 ел башлангыч сыйныфларда балалар укытты. Биш бала идек без. Инде өчебез генә исән. Армиядән соң, Ярославльгә укырга киттем. Шунда әнидән хат килде. Биш бала үстереп, без ялгыз калдыкмыни, дигән. Шул сүз җитә калды миңа. Ул чакта дүрт туганым Украинада яши иде. Аларны, «КамАЗ» машинасына прицеп тагып, Мамадышка күчендердем. Бишебез дә монда гомер иттек. Керәшен авылында туып, марилар янына укырга йөрдем. Урыслар белән бергә яшәдем. Миңа бар милләт тә якын. Татулыкның сере дә – бер-беребезнең динен, гореф-гадәтен хөрмәтләүдә.

 – Мамадышның үсеш ноктасын нидә күрәсез?

– Районда сәнәгать мәйданчыклары төзеп калуыбызга сөенеп туя алмыйм.  Алар – районның киләчәге. Район үссен, алга таба атласын өчен, иң элек яхшы хезмәт хакы түләрлек эш урыннары булдыру кирәк. Икенчедән – кешеләрне тораклы итү мөһим. Өченчедән – инфраструктура булсын. Балалар өчен барлык шартлар тудырылсын. Хәзерге вакытта хезмәт хакларын тагын да күтәрү буенча эшлибез. Йортлар төзелеп тора. Әле ялларда «Северный» бистәсендә булдым. Биредә 700 өй салынды инде. Тагын 200ләбе төзелеп килә. Кешеләр бик тырыша. Авыл ипотекасы ярдәме белән 3 процентлы кредитлар алып төзиләр. Сүз уңаеннан әйтим әле, Казанга якын бистәләрдә бу программа яхшы эшли.  Бер яктан карасак, болай эшләү дөрес тә булмады кебек. Шушы арзанлы ипотека белән без шәһәрдә эшләүчеләргә мөмкинлек тудырдык. Ә бит максат авылларны саклап калу иде.

Авылларны саклар өчен җиргә якынаерга кирәк. Россиядә эшкәртелмичә ятучы 45 миллион гектар җир бар. Әнә шуларны барлап, тиешле кулларга тапшырасы иде. Таш та үсә, җир үсми. Шулкадәр байлыкны әрәм итмәсәк иде. Кайсы гына өлкәне алма, эшлим, диючегә мөмкинлек бирергә кирәк. Әйтик, урман хуҗалыгы. Бездә агачлар череп ята, ә аны кисеп алырга рөхсәт юк. Хәтта урманчылыклар да моны эшли алмый.  Эшкәрт тә сат, әрәм итмә бит! Шулай ук бездә җиңел сәнәгатьне үстерү җитми. Әнә Кытайда эш башлаучыга процентсыз кредит бирәләр. Әле моннан 40 ел элек алар хәерчелектә иде. Ә хәзер безне 100 елга узып киттеләр. Өйрән тегәргә, шартлар тудыр. Тегә белмәсәң, сүтеп карап өйрән. Аяк киемен дә тегәр идек, күлмәген дә… Пошлинасы зур, кәгазь эше, тикшерүчесе күп. Шуларны тәртипкә салсак, безгә читкә йөрергә дә кирәкми. Үзебез дә булдырабыз бит. Әнә читтән товарлар кертелми башлау үз җитештерүчеләребезгә юл ачты.

Без Татарстанда яшәвебез белән бәхетле.  Рәисебез Рөстәм Миңнеханов көн-төн эшли, аннан күреп без дә тик тормыйбыз. Дәүләт программалары җитәрлек.  Иренмичә, эшләргә генә кирәк.

Гөлгенә Шиһапова

 


Фикер өстәү