Балтачта ике көндә меңнән артык агач утыртканнар

Шушы ике көндә район үзәгендә меңнән артык агач утыртылган.

Тәүге кар явып торган дүшәмбе иртәсендә районның бюджет оешмаларында эшләүчеләр, газ, электр элемтәсе, район хакимияте һәм башкарма комитет коллективлары бистәнең Каенлык урамында, «Ватан сакчыларына» паркында йөзәрләгән төп миләш, каен, чыршы агачлары утырткан. Алардан эстафетаны Балтач урта мәктәбе һәм гимназия укучылары кабул итәчәк, алар тырышлыгы белән бүген «Ватан сакчыларына» паркында 400 төп нарат агачы утыртылачак, диләр


Фикер өстәү