Владимир Путин Татарстанның ике кешесен бүләкләде

Россия Президенты Владимир Путин дәүләт бүләкләре бирү турындагы карарны имзалады. Бүләкләнүчеләр арасында ике Татарстан кешесе дә бар. Документ хокукый мәгълүмат порталында бастырылган.

«Гаилә институтын ныгытуда һәм балалар тәрбияләүдә зур казанышлары өчен Галиева Наиләгә «Герой-ана» исемен бирергә , — диелгән карарда.

Дементьев исемендәге Казан авиация-техник колледжы студенты Данил Әхмәтгалиев «Үлүчеләрне коткарган өчен» медале белән үлгәннән соң бүләкләнә.

«Экстремаль шартларда кешеләрне коткарганда кыю һәм тәвәккәл гамәлләре өчен», – бүләкләнүе әйтелгән документта.

 


Фикер өстәү