Анатолий Иванов: «Эшләргә теләгән кешегә мөмкинлек бирергә кирәк»

Мамадыш күзгә күренеп үзгәрә, елдан-ел матурая һәм үзенә кунакларны җәлеп итә. Республикада беренчеләрдән булып Нократ елгасы яр буйларында ял итү өчен урыннар булдырган район ул. Терлекчелектә, игенчелектә, умартачылыкта, хәтта җәнлек үстерү буенча да даны еракларга таралган. Уңыш сере нидә соң? Мамадыш районы башлыгы Анатолий Иванов белән район тормышы, андагы үзгәрешләр, киләчәккә планнар турында сөйләштек.

– Анатолий Петрович, район көннән-көн матурлана. Моннан 5 ел элеккеге сукмакларны да танып булмый хәтта. Җитәкче буларак, каян шулкадәр көч һәм дәрман аласыз?

– Җитәкче урында хезмәт итү зур җаваплылык өсти. Ә инде бөтен районны идарә итү өчен, үзеңне кызганмаска, бар тормышыңны эшеңә багышларга кирәк. Соңгы 90 елда Мамадышта 20 җитәкче булган. Шулар арасында бер мин – шушы район кешесе. Үз халкыма хезмәт итүемне зур бәхеткә саныйм. Әгәр башка җирдә булсам, моның кадәр эшләр идемме икән, дип тә уйлыйм. Мамадыш өчен барысын да эшләргә тырышам. Юк нәрсәләрне бар итеп, әллә нинди программалар табып, районы яхшыртасы, үзгәртәсе килә бит. Тагын шул ягы бар: кайда гына хезмәт куйсаң да, җаваплылык зур. Район җитәкчесе үз җирлегендә эшләгән һәр оешма хакында белергә тиеш. Бергәләп эшләгәндә, уңышка ирешеп була.

Мамадыш – республиканың иң зур районы да әле ул. Кечкенә районның проблемалары да аз аның. Әйтик, күрше Теләчедә асфальт кермәгән авыллар калмады. Ә бездә бар әле. Уңай ягы – бездә җир күп. Соңгы вакытта аның да кадере артты. Хәзер кеше җиргә якынайды. Буш ятучы җирләр азаеп бара.

– Җир дигәннән, халыкны авылларда, районда калдырып буламы? Сер түгел, Мамадыш районында читкә китеп эшләүчеләр дә шактый. Кадрлар мәсьәләсен ничек хәл итәсез?

– Мамадыш зур шәһәрләргә якын урнашкан. Элек-электән безнең халык, КамАЗ төзелгәндә дә, Түбән Каманы төзегәндә дә чыгып китеп, читтә бәхетен тапкан. Ул чакта эшкә килгән кешегә бушлай фатирлар да бирелгән. Без дә яшьләрне читкә җибәрмәс өчен тырышабыз. Мамадышта яңа йортлар сафка баса, ипотека программалары эшли. Үзәктә быел 84 фатирлы ике йорт төзелеп бетәчәк. Эш белән тәэмин итү проблемасын районыбыз эшмәкәре Рифат Мотыйгуллин ярдәме белән хәл итәбез. Ул җитәкләгән «Продпрограмма» агрофирмасында эш урыннары бар. Быел сыр җитештерү заводын зурайтып, анда 20 эш урыны булдырды. Әле тагын «Нократ» сәнәгать паркында яңа заводлар төзелеп килә. Шулай ук кече, урта бизнесны җәелдермәкче булабыз. Үз эшен башлаучыларга ярдәм сузарга әзербез. Каядыр барып эшләргә теләгән кешене тотып калып булмый. Көн саен Мамадыштан 600–700 кеше башка шәһәрләргә китеп эшләп йөри.

– Авыллар бетә, дибез. Аларны ничек сакларга соң?

– Анда яшәүче халык өчен эшләү мөмкинлеге тудырырга кирәк. Үз эшен башлаучыларга ярдәм кулы сузарга, кече һәм урта бизнесны үстерү өчен берни кызганмаска, шунда авылларны да, эшче көчләрне дә саклап калып булачак. Безнең Татарстанның икътисады нык. Россиядә 85 субъект бар. Әгәр барысы да яхшы эшләсә, без бюджет өлкәсендә эшләүчеләргә, пенсионерларга акчаны өч тапкыр күбәйтеп түли алыр идек. Авыл хуҗалыгына тагын да йөз белән борылып, илнең икътисадын күтәрергә кирәк. Халык әйбәт яшәсен өчен, бюджетка гел акча кереп торырга тиеш. Нинди генә эшкә тотынсак та, хөкүмәт ярдәменнән башка булмый. Россиядә 45 миллион гектар – биш Татарстан мәйданы кадәрле җирләр эшкәртелми ята. Шуларны эшлим дигән кешегә бирергә кирәк. Укып бетергән студентларга ярдәм ит, эшен башласын! Бездә халык бик тырыш. Читтән кертелми дип тормыйк, эшләп күрсәтик. Тегә дә беләбез без, кирәк икән тракторын да җыябыз.

– Соңгы вакытта туристларны җәлеп итү дә җиңел түгел. Татарстанда матур җирләр күп бит. Мамадыш аларны ничек итеп үзенә тарта?

– Безгә Аллаһы Тәгалә үзе зур мөмкинлек биргән. Мамадыш сулыкларга бик бай. Ике елга – Нократ һәм Чулман ярларында урнашканбыз. Ничек инде шул килеш эшләми утырасың, ди? Быел Нократ яр буена бассейн ясап куйдык. Ул апрельдә ачылган иде, ноябрьгә кадәр кешеләрне кабул итәчәк әле. Чөнки ул бассейнар җылытыла. Аннары шунда ук мунча, хамам, тоз бүлмәләре бар, теләгән кешегә салкын суда коену мөмкинлеге дә тудырылган. Бассейнны бик яраттылар. Әллә кайлардан: Кукмара, Теләче, Саба, Алабуга, Түбән Кама, Чаллы шәһәрләреннән, күрше Киров өлкәсеннән, Башкортстаннан да киләләр. Без моңа шат кына. Якын киләчәктә чаңгы тавы төзеячәкбез. Әле тагын да кызыклырак ял итү урыннары булдырачакбыз. Зип-Лайн төзелеше бара. Ул яшьләргә ошар, дип уйлыйм. Татарстанда әле мондый әйбернең булганы юк. Экстрим булачак анда, 500 метр җир астына аркан белән төшеп китәчәкләр. Барысын да әйтеп бетерми торыйк әле.

 – Нинди генә эшкә тотынсак та, акчасыз булмый. Сез бу эшләрне нинди программалар ярдәмендә башкарасыз?

– Бездә дәүләт программалары яхшы эшли. 2013 елдан бирле бик күп төрле федераль, республика программалары ярдәме белән грантлар отып килдек. Әмма кайчакта баш тулы идея, кесәдә бер тиен акча булмаган чаклар да бар. Әнә шул вакытта хакимияттә эшләүче хезмәттәшләр белән Мамадышны бергәләп матурларга тотынабыз. Читтәрәк урнашкан урамнар, яр буйларын бүлеп алабыз. Кем ничек булдыра, шулай эшли. Махсус программаларда катнашучылар, бәйгеләрдә җиңүчеләр дә булды. Эшкә тотынсаң, акча табыла ул. Мин гел әйтәм: күз курка кул эшли. Мәчет-чиркәү эшләре дә шулай. Аллаһы Тәгалә әллә кайлардан җаен биреп, ярдәм китереп чыгара.

– Сез – бик тә дини кеше. Бервакыт мәктәпләрдә укучы балаларга, милләтенә карап, дини китаплар өләшкән идегез. Ул чакта сезне аңлап та бетермәүчеләр булды. Ә бит динне хөрмәтләүнең асылы башкада, минемчә…

– Дөрестән дә шулай. Безнең республикада төрле милләт вәкилләре дус-тату яши. Монда ил җитәкчеләренең өлеше зур. Чит илдән килүчеләрнең күбесе шаккатып китә. Ничек инде мәчетләр янында чиркәү тора сезнең, диләр. Ә бит тыныч тормышның нигезе – татулык. Нинди милләт кеше булуына карамастан, без аңлашып яшәргә тиеш. Эчкәрәк кереп уйласак, нинди генә диндә булсак та, нинди телдә сөйләшсәк тә, без – Адәм белән Һавадан барлыкка килгән Аллаһ балалары. Дуслык булса, сугышлар да килеп чыкмас иде. Без үсеп килүче яшь буынны дөрес тәрбияләргә тиеш. Шуны күз уңында тотып, быел Соколка авылында мөселман һәм христиан балалары өчен җәйге дини лагерь эшләде. Мөселманнар иртән торып намаз укыды, христианнар дога өйрәнде. Иң мөһиме – балалар Аллаһы Тәгаләне белеп үсәргә тиеш. Шушы лагерьны республика күләмендә дә оештырасы иде.

– Сез – үз якташларын барлап, санлап, якын итеп торган җитәкчеләрнең берсе. Башка шәһәрләрдә яшәүче мамадышлыларны бер учка җыю авыр түгелме?

– Һәр кеше үз туган җире белән горурланырга тиеш. Кендек каны безнең җирдә тамган кешеләр кайда гына эшләсәләр дә, бу бит – Мамадышныкы, дип горурланабыз. Алар да шулай ди торгандыр. Без якташларны Сабан туе бәйрәменә, Питрауга, Шәһәр көненә чакырабыз. Чаллы, Түбән Кама, Казан шәһәрләрендә якташлык җәмгыятьләре эшли. Мамадыштан чыккан, аның данын еракларга җибәргән һәркемгә рәхмәтлебез.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү