Республикага килгән туристлар саны, узган елгы күрсәткечләр белән чагыштырганда, 50 процентка диярлек арткан

Бу елның 8 аенда республикага килгән туристлар саны да, узган елгы күрсәткечләр белән чагыштырганда, 50 процентка диярлек үскән.

Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Айгөл Балахонцева хәбәр иткәнчә, 2021 елда туристлар саны 3,3 млн кеше булган. 2020 елгы күрсәткечтән 74 процентка зуррак бу. Бу елның 8 аенда Татарстан һәм башкалага килгән туристлар саны 48 процентка арткан.

– Туристлар өчен аеруча кызыклы булган үзәкләрдә – әйтик, Болгарда, кунаклар саны 154 процентка үсте. Җәй айларында туристлар агымы 30 процентка артты, – дип саннар белән куандырды Айгөл Балахонцева.
Моннан тыш Казан Кремленә – 2,6 млн, Зөя утрау-шәһәрчегенә – 1 млн, Болгарга – 855 мең, Алабугага – 375 мең, Чистайга – 134 мең турист килгән.


Фикер өстәү