Унсигезенче серия. Татарстан башкаласында Казан халыкара мөселман киносы фестивале башлана

Кино гына димә. XVIII тапкыр үткәреләчәк мөселман киносы фестивале – фильмнар карау һәм бәяләү генә түгел, кино өлкәсе өчен белгечләр әзерләү, милли кино индустриясенең җитешле һәм җитешсез яклары турында фикер алышу, тәҗрибә уртаклашу өчен менә дигән форсат. Быелгы фестивальнең нинди үзенчәлекләре бар? Без бу һәм башка сорауларга җавап табарга тырыштык.

Кемнәр килә? Бу сорауга Татарстанның мәдәният министры Ирада Әюпова җавап бирде. Кунаклар арасында соңгы вакытта Россия белән мөнәсәбәтләр катлауланган илләр дә бар.

– Катнашучыларга килгәндә, бераз шикләребез булса да, дөньяның 44 иленнән барлыгы 625 гариза кабул иттек. Фестивальгә исә Үзбәкстан, Казахстан, Таҗикстан, Иран, Төркия, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, шулай ук Австралия, Алмания һәм Франциядән 130лап кунак көтәбез, – диде ул Хөкүмәт йортында узган брифингта.

Мәдәният министры быелгы фестивальнең Идел буе Болгар дәүләтендә ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгы кысасында узуын, шуңа бәйле рәвештә тагын да дәрәҗәлерәк булуын искәртте.

Кемнәр бәяли? Быел да фестивальдә тәкъдим ителәчәк фильмнарны төрле илләрдән танылган кино тәнкыйтьчеләре, режиссерлар бәяләячәк. Алар – Хәмид Бенамра (Алжир, Франция), Анара Кашаганова (Казахстан), Әмир Салмин Әл Мурри (Берләшкән Гарәп Әмирлекләре), Нәркис Абьяр (Иран), Хаобам Пабан Кумар (Һиндстан), Ихсан Кабил (Төркия), Илһам Шаһин (Мисыр), Валерий Фомин (Россия), шулай ук Россия Ислам университеты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин. Жюри комиссиясе рәисе – Россиянең халык артисты Владимир Хотиненко.

Татарстан нәрсә күрсәтә? Үзебезнең режиссерларга килгәндә, быел алар фестивальгә 40лап кинокартина тәкъдим иткән, 14 фильм программага кертелгән. Халыкара конкурста Казахстан белән берлектә төшерелгән «Тарлан» (реж. – Юлия Захарова), «Галиябану» (реж. – Рифат Миндубаев), «Габдрахман» (реж. – Марсель Мәхмүтов), «Сосновый ключ» (реж. – Булат Минькин) фильмнары, ә милли конкурста «Без – 41 нче ел балалары» (реж. – Әмир Галиәскәров), «Республика 99» (реж. – Адель Таккезе, Юлия Захарова, Софья Силкина), «Параллели» (реж. – Сергей Батаев), «Посланник» (реж. – Зөфәр Хәйруллин), «Одна в горах» (реж. – Азат Дәүләтшин), «Настала ночь» (реж. – Әмир Сальянов), «Дядя Миша» (реж. – Ахмаджон Оев), «Татарский край. Троицк» (реж. – Александр Далматов), «Коридор воспоминаний» (реж. – Чыонга Тхе Тхиен), «Таш» (реж. – Елизавета Елисеева) кинокартиналары катнашачак.

Кайда һәм кайчан? Быел фестиваль кысасындагы чаралар барлыгы тугыз мәйданчыкта уздырылачак. Фильмнарны, ә аларны теләгән һәркем карый алачак, «Республика» сәүдә үзәгендә урнашкан «Синема 5» кинотеатрында күрсәтәбез, диделәр. Тантаналы чаралар исә Казан Ратушасында һәм «Пирамида»да узачак. Шулай ук кайбер чаралар Милли китапханә, Заманча сәнгать галереясы, Милли музей, «Әкият» балалар үзәге, Казан мәдәният институтында да булыр дип көтелә.

Тагын ниләр көтелә? Мөселман киносы фестивалендә фильмнар гына күрсәтеп калмаячаклар, билгеле. Фестивальнең башкаручы директоры Миләүшә Айтуганова сүзләренә караганда, соңгы биш елда фестивальнең эшлекле программасына да игътибар зурдан күрсәтелә.

– Быел питчингка (билгеле бер кинопроектны финансларга әзер инвесторлар табу максатыннан тәкъдим итү. – Ред.) 12 илдән 56 гариза килде. Алар барысы да Татарстан белән хезмәттәшлек итәргә әзер булган продюсерлар, кинокомпанияләр һәм башкалар. Игътибар елдан-ел арта. Ә мондый чара Татарстан кинематографиясенә яңа мөмкинлекләр ача, халыкара кино базарында үзен күрсәтергә ярдәм итә, – диде ул.

Халыкара питчинг Татарстан катнашында төшерелгән фильмнарны башка илләрдәге прокатка чыгарырга да ярдәм итәчәк, дип өметләнәләр. Насыйп булса, бәлки үзебезнең фильмнарны үзебез дә карарбыз.

Фестивальнең тагын бер миссиясе – кадрлар мәсьәләсен хәл итү, ди Ирада Әюпова. Шуңа күрә быел Казан мәдәният институтында кино мәктәпләре форумы эшләячәк. Кино өлкәсе өчен белгечләр әзерли торган 14 уку йорты катнашыр дип көтелә.

Шулай ук 8 сентябрьдә Татарстанның Милли китапханәсендә Россиянең халык артисты Ренат Ибраһимовны искә алачаклар һәм ул катнашкан фильмнарны күрсәтәчәкләр. Моннан тыш, фестиваль кысасында Россиядәге джаз сәнгатенең 100 еллыгына багышланган чара уздырырга ниятлиләр. Анысы 9 сентябрьдә Милли музейның ишегалдында булачак.

Лилия Гыймазова

Фото: https://kazanfirst.ru/photos/434842


Фикер өстәү