Татарстан офицеры Украинада һәлак булган, аның ике бертуганы да хәрби операциядә катнаша

Татарстанның Балтач районында туып үскән офицер-танкист Рафил Гайнетдинов Украинадагы махсус хәрби операциядә һәлак булган. Моны «Татар-информ»га районы администрациясендә раслаганнар.

Рафил Гайнетдинов Казан танк училищесында укыган. Таҗикстанда хәрби хезмәт узган, Сириядәге хәрби хәрәкәтләрдә дә катнашкан.

12 августта офицерның гомере фаҗигале рәвештә өзелә – десант машинасы дошман минасына эләгә.

Рафил Гайнетдиновны 15 августта туган авылы Түбән Субашта җирләгәннәр. Офицерга 31 яшь булган.

Рафилнең ике бертуганы да Россия чикләрен саклый. Аларның берсе ике тапкыр яраланган булган.

 


Фикер өстәү