Татарстаннан җиде ир-ат үз теләге белән Украинада махсус хәрби операциядә катнашу өчен киткән

Татарстанда Украинадагы махсус хәрби операциядә катнашырга теләк белдерүчеләрне туплау дәвам итә. Бүген Казаннан чираттагы контрактчыларны – республиканың төрле районнарыннан җыелган җиде ир-атны җибәрделәр, дип яза Татар-информ.

Аларның һәрберсенең үз сәбәпләре бар, ләкин аларның барысын да берничә буын ата-бабаларының Ватанны саклавы берләштерә.

«Хәзер Татарстанда Россия Милли гвардиясенең ике батальонын җыялар, анда бары тик безнең якташлар гына туплана. Ел саен без меңнән артык егетне контракт белән хезмәт итәргә җибәрәбез. Бу ел башыннан бирле, контрактчы булырга карар кылган һәм армиягә ярдәм итәргә теләк белдергән биш йөздән артык егетне җибәрдек», –дип сөйләде «Татар-информ»га Казанда контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пунктының тест һәм хәрби-һөнәри юнәлеш бирү буенча офицеры Рөстәм Сафиуллин.

Ул билгеләп үткәнчә, Украинадагы махсус операция зонасына китәргә теләүчеләрнең күбесе – Төньяк Кавказда һәм Сириядәге хәрби хәрәкәтләрдә тәҗрибәсе булган 30 яшьтән өлкәнрәк ир-атлар. Үз теләге белән баручылар 4 айга контракт төзи. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, бу вакытта контрактчыга эш урыны беркетелә.

«Барлык контрактчыларга республика бюджетыннан бер тапкыр 200 мең сум акча бирелә. Өстәвенә, аена 150 мең сумнан башланган күләмдә хезмәт хакы. Хезмәт вакытында алар бөтен кирәкле амуниция белән тәэмин ителәчәк, ә контракт тәмамланганнан соң аларга барлык ташламалар һәм сугыш хәрәкәтләре ветераны таныклыгы биреләчәк. Тик мин шунысын да билгеләп үтәсем килә, егетләр контракт буенча хезмәт итәргә акча өчен бармый. Күпләр бу турыда иң соңгы чиратта уйлый. Алар күрше илдә барган хәлләргә битараф түгел һәм читтә кала алмаучылар», – дип билгеләп үтте Рөстәм Сафиуллин.


Фикер өстәү