Казан Сабан туенда 10 кеше, контракт буенча хезмәт итү теләген белдереп, мобиль пунктка мөрәҗәгать иткән

Аларны хәрби хезмәт үтүнең барлык кагыйдәләре белән таныштырганнар.
Казан Сабан туенда контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу өчен мобиль пункт булдырылган. 10 кеше шундый хезмәтне үтү теләген белдергән.

Татарстан башкаласында контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пунктының хәрби профориентация офицеры, капитан Рөстәм Сафиуллин KazanFirst хәбәрчесенә шулай дип белдергән.

Аның әйтүенчә, теләгендә булганнар контракт нигезендә хезмәт итүнең шартлары, ташламалар һәм социаль түләүләр белән таныштырылган.
Моңа кадәр хәбәр ителгәнчә, Татарстаннан контракт буенча ун егет Украинада махсус хәрби операция зонасына җибәрелгән. Кандидатларның хезмәт итә алу-алмаулары тикшерү, тест юлы белән билгеләнә.


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *