Казанда Халыкара Евразия интеграциясе конгрессы ачылды

Бүген бик күп актуаль мәсьәләләр буенча гадәти булмаган карарлар кабул итәр чак. Казан Халыкара Евразия интеграциясе конгрессының пленар утырышында Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин шулай дип белдерде. Сәясәтчеләр, фәнни җәмәгатьчелек вәкилләре яңа шартларда Евразия киңлегендә актуаль берләшү турында фикер алыша.

Фәрит Мөхәммәтшин сүзләренә караганда, быел унынчы тапкыр уздырылучы конгресс дистә ел эчендә шактый үзгәрешләр кичергән. Элегрәк биредә күбрәк мәдәни багланышлар турында фикер алышсалар, соңгы өч елда конгресста сәяси, икътисади яктан берләшү мәсьәләсенә өстенлек бирелә.
Фәрит Мөхәммәтшин конгрессның быелгысын үзенчәлекле дип атады. Ник дигәндә, ул Украинадагы махсус операция шартларында уза. «Безнең илгә каршы күпсанлы санкцияләр кертелде. Алар финанс системасын, тулы бер оешма һәм икътисадның аерым тармаклары эшчәнлеген чикләде, һава юллары, диңгез портлары ябылды. Бүген халыкара мөнәсәбәтләр системасы да тамырдан үзгәрешләр кичерә», – ди парламент башлыгы. Мондый шартларда яңа хезмәттәшләр эзләү, халыкара хезмәттәшлекнең башка юлларын табу, төбәк һәм муниципаль дәрәҗәдә логистик элемтәләрне җайга салуның мөһим булуын да искәртте ул. Парламент башлыгы әйтүенчә, Татарстанның бизнес вәкилләре яңа сәүдә-икътисади элемтәләрне барлый. «Россия төбәкләре арасында беренчеләрдән булып үз алдыбызга ачыктан-ачык максат куйдык, өстенлекле якларыбызны билгеләдек», – диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Парламент башлыгы фикеренчә, Татарстанда 2030 елга үсеш стратегиясенең дә аерым бүлекләрен яңадан карарга, әлеге документ нигезендә фәнни-технологик үсеш стратегиясен дә булдырасы бар. Бу эшне башкарганда исә республикада яшәүче милләтләрнең бай рухи-мәдәни мирасын истә тотмый мөмкин түгел. «Татарстан Дәүләт Советы депутатлары бу документ эшләнешен үз контроленә алып, сайлаучылар белән очрашулар барышында бу уңайдан фикер дә алыша алыр иде», – ди Фәрит Мөхәммәтшин.

Парламент башлыгы фикеренчә, бүген бик күп актуаль мәсьәләләр буенча гадәти булмаган карарлар кабул итәр чак. Бу урында Татарстанда Евразия фәнни-аналитик һәм мәгълүмат үзәге булдыруның урынлы икәнен дә искәртте ул. «Идел буе округында мондый үзәк урыннарда кадрлар потенциалын көчәйтүгә, белгечләрне Евразия профессиональ челтәренә кертүгә этәргеч була алыр иде», – дип саный Фәрит Мөхәммәтшин.

Россия Дәүләт Думасы рәисе урынбасары Александр Бабаков фикеренчә, бүген безнең икътисад ягыннан гына түгел, тарихыбыз, мәдәниятебез белән дә көчле булуыбызны дәлилләр вакыт. «Татарстан бу яктан бик яхшы үрнәк булып тора. Төрле дин, милләт вәкилләренең үзара дус, тату яшәве белән генә түгел, Россияне алга этәргән, этәрәчәк вакыйгаларда актив катнашуы белән дә игътибарга лаек ул», – диде Александр Бабаков.


Фикер өстәү