Фәрит Мөхәммәтшин Валентина Матвиенко җитәкчелегендәге Россия делегациясе составында  Таҗикстанда булды

Дәүләт Советы Рәисе, Россия Закон чыгаручылар советының Халыкара хезмәттәшлек проблемалары буенча комиссиясе рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко җитәкчелегендәге Россия делегациясе составында  Таҗикстанда булды. Ул Дүшәнбе шәһәрендә «Таҗикстан – Россия: төбәкара хезмәттәшлек мөмкинлекләре» парламентара форумда катнашты. Парламентчылар Россия белән Таҗикстан арасындагы хезмәттәшлек, парламентара, икътисади һәм гуманитар элемтәләрне киңәйтү мәсьәләләрен карады.

Быел Россия белән Таҗикстан арасында дипломатик мөнәсәбәтләр урнаштырылуга 30 ел тула. «Дәүләтләр хезмәттәшлек буенча зур тәҗрибә туплады, бүген бу хезмәттәшлек күп төрле һәм ике як өчен дә файдалы», – диде Валентина Матвиенко.

Фәрит Мөхәммәтшин, форумда катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, Татарстанның Таҗикстан белән күптәннән хезмәттәшлек итеп килүен билгеләп үтте.

– Соңгы дүрт ел эчендә товар әйләнешенең даими үсеп, узган елда 19,5 миллион доллар тәшкил итүен генә әйтү дә җитә, – диде ул. – Таҗикстанда безнең нефть химиясе, шин продукциясенә зур кызыксыну күрсәтелә. Ә инде Татарстанда Таҗикстан җитештерүчеләренең продукциясенә, җиһазларына ихтыяҗ зур.  Әмма хезмәттәшлегебез мөмкинлекләре тагын да зуррак дип уйлыйм.

Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә, Татарстан Таҗикстан белән бик зур гуманитар элемтәләргә ия. Хәзерге вакытта анда 15 меңгә якын татар яши. Инде 1988 елда ук Татарстан Халыклары ассамблеясы кысасында оештырылган таҗикларның милли- мәдәни автономиясе 6 меңгә якын кешене берләштерә. Таҗиклар диаспорасы Татарстанның этномәдәни тормышына бик уңышлы үтеп керде. Күпмилләтле якшәмбе мәктәбендә таҗик телен өйрәтү өчен барлык мөмкинлекләр тудырылган.

Таҗикстан Татарстан вузларында белем алучы чит илләр студентлары саны ягыннан  беренче дистәгә керә (1 меңнән артыграк кеше белем ала – вузларда чит илләрдән килеп укучыларның гомуми саныннан 5 процент).

Парламент башлыгы ватандашлар белән берлектә эшләү мәсьәләләренә аерым тукталып үтте. Биредә сүз Таҗикстанда яшәүче татарлар, иҗтимагый оешмалар, республика хакимияте органнары белән хезмәттәшлек турында гына түгел, гомумән, Россиянең  рус телле кешеләргә ярдәм итеп килүе турында бара. Хәзерге вакытта Таҗикстанда биш рус мәктәбен төзү төгәлләнеп килә. Парламентара форумда катнашучылар шуларның берсендә булды.

«Таҗикстан – Россия» парламентара форумының җиденче тапкыр үткәрелүе бу. Форум ике дәүләт төбәкләренең үзара хезмәттәшлек мәсьәләләрен карап тикшерү өчен абруйлы мәйданчыкка әйләнде.

 


Фикер өстәү