Татарстанда бер хатын үз баласын ятим калдыра язган

Чаллының 48нче комплексындагы фатирларның берсендә гаиләнең кичке ашы күңелсез тәмамланган. Ир белән хатын арасында көтмәгәндә низаг чыккан, ярсыган хатын иренә берничә тапкыр пычак белән кадаган. Бу хакта «Челнинские известия» хәбәр итә.

46 яшьлек зыян күргән ирне ашыгыч рәвештә хастаханәгә илтеп операция ясаганнар. Аның 44 яшьлек хатынын полиция хезмәткәрләре тоткарлаган һәм тикшерү өчен бүлеккә илткән.

Әлеге гаиләдә бер балигъ булмаган бала бар. Ир белән хатын арасындагы низаг турындагы мәгълүматны балигъ булмаганнар эше буенча инспекция хезмәткәрләре тикшерә.

Хастаханәдә дәваланганнан соң зыян күрүченең сәламәтлеге торышын исәпкә алып, шикләнелүчегә карата «Сәламәтлеккә аңлы рәвештә авыр зыян китерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.


Фикер өстәү