Коточкы фаҗигага ачыклык кертелде: ярсыган ир балалары каршында хатынының башын өзгән

Ярсыган ирне җинаять кылудан балаларының карап торуы да туктата алмаган.

Пермьдә коточкыч фаҗига булган. Шохназар Шосафаровның хатыны балалар белән өйдә утырудан һәм көнчыгыш кануннары буенча гына яшәүдән туйганлыгын сәбәп итеп, аерылышырга теләк белдергән. Аларның уртак яшь ярымлык уллары һәм дүрт айлык кызлары булган.

Хатынын «акылга утырту» бенча ир алдан план корып йөргән, әмма барысы да очраклы рәвештә килеп чыккан. Фаҗига буласы көннене ир белән хатын арасында низаг туган. Ярсыган ир пычак алып башта хатынына берничә тапкыр кадаган, аннары «тугрысызлыгы» өчен башын өзеп алган. Котырынган ирне хатынның өч айлык көмәне булу да, ике баласының шунда карап торуы да туктата алмаган.

Аннары ир аерылышуларын хуплаучы хатынының әтисенә шалтыратып, аерылышу шартлары турында сөйләшергә чакырган. Ул аны подъездда каршылаган һәм пычак белән чәнчеп үтергән.

Җинаятьче кулга алынган, хәзер әлеге факт буенча тикшерү эшләре бара.

Фото: социаль челтәрләр


Фикер өстәү