Әгерҗедә бер ир-ат хатынын эшенә килеп үтергән

Кичә Әгерҗедә 61 яшьлек хатын-кызның мәете табылган. Аның күкрәге һәм муенына берничә тапкыр пычак белән кадаганнар. “Үтерү” статьясы буенча җинаять эше кузгатылган.

Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча тикшерү органнары мәгълүматларына караганда, һәлак булган хатынның 61 яшьлек ире җинаять кылуда шикләнеп тоткарланган. Ул инде хатынын үтергәнлеген таныган.

Тикшерүчеләр әйтүенчә, ир, хатыны янына эшкә килеп, көнчелек аркасында тавыш чыгарган. Шуннан соң өеннән пычак алып килеп, хатынына берничә тапкыр кадаган. Бичара хатын, җәрәхәтләренә түзә алмыйча, шундук вафат булган.

Килеп туган хәлнең барлык нечкәлекләрен билгеләүгә юнәлдерелгән тикшерү эшләре алып барыла. Җинаять эшен тикшерү дәвам итә.

“Агрызские вести” хәбәр иткәнчә, һәлак булган хатын кыз – Галина Григорьева бүген җирләнгән.


Фикер өстәү