Владимир Путин: Россиянең барлык хакимият органнары социаль челтәрләрдә рәсми сәхифәләрен алып барырга тиеш

Россиянең барлык хакимият органнары социаль челтәрләрдә рәсми сәхифәләрен алып барырга тиеш. Президент Владимир Путин бу җәһәттән тиешле законны имзалаган. Документ хокукый мәгълүматлар рәсми порталында басылып чыкты.

Сәхифәләрдә хакимият органнарының көндәлек эше яктыртып барылачак. Шул ук вакытта дәүләт органнары һәм җирле үзидарә органнары карамагындагы оешмалар да үзләренең битләрен булдырачак. Законга аңлатмада билгеләп үтелгәнчә, сайтлар булдыру таләбе искергән. Алар халык белән онлайн аралашу өчен кулай түгел.


Фикер өстәү