Барлык шәһәр-районнар, халык белән аралашу өчен, социаль челтәрләрдә рәсми сәхифәләрен булдырган

Россиянең барлык шәһәрләре, муниципаль районнары һәм социаль әһәмиятле башкарма хакимият органнары халык белән аралашу өчен “ВКонтакте”да рәсми сәхифәләрен булдырган. Хакимият органнарының социаль челтәрләрдә рәсми пабликларын булдыру турында күптән түгел генә закон кабул ителгән. Калугада “Цифрлы эволюция” форумында шушы законны үтәү нәтиҗәләре белән таныштырылган.

Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры урынбасары Олег Качанов басым ясап әйткәнчә, хакимият ораннарының интернетта “утыруы” бүгенге чорның зарурилыгы булып тора.

“Федераль үзәк, “Госпаблики” кире элемтә платформасын, Дәүләт хезмәтләре порталы системасын кертеп, дәүләт коммуникацияләре системасын булдыра. Цифрлы дөньяга тулы кыйммәтле күчү кирәк. Безнең бурыч – рәсми сайтлар, мессенджерлар аша халыкка мөһим мәгълүматлар җиткерү һәм кире элемтә аша аларның фикерен ишетү”, – дип билгеләп үткән Качанов.

“Диалог Регионы” генераль директоры урынбасары Андрей Цепелев әйтүенчә, “ВКонтакте” социаль челтәрендә шәһәрләр һәм муниципаль районнарның барысы да үзләренең рәсми сәхифәләрен булдырган инде. Шулай ук сәламәтлек саклау, мәгариф, халыкны социаль яклау, спорт, мәдәният һәм яшьләр сәясәте өлкәләрендә эшләүче барлык дәүләт хакимияте органнары үз пабликларын ачкан.

Шулай итеп, бүгенгә хакимият органнарының барлыгы 2 938 дәүләт паблигы булдырылган. Аларга 50 миллионнан артыграк кеше керә.

Рәсми сәхифәләрдә, шәһәр-районның актуаль яңалыкларыннан тыш, үзеңне борчыган мәсьәлә турында язып калдырырга мөмкин. Озакламый аларда дәүләт хезмәтләре дә күрсәтелә башлаячак. Мәсәлән, социаль челтәр паблигында турыдан-туры табибка язылырга мөмкин булачак”, – дигән Цепелев.


Фикер өстәү