Азат Вәлиев: «Әгерҗенең үсеш мөмкинлеге бик зур»

Әгерҗе – башкаладан иң ерак урнашкан районнарның берсе. Шунысы кызык: Әгерҗенең Татарстанның башка районнары белән коры җирдә чикләре юк. Ягъни ул Менделеевск, Тукай һәм Минзәлә районнары белән бары тик Түбән Кама сусаклагычы акваториясе буенча чиктәш. Коры җирдә исә Әгерҗе Удмуртиянең алты районы белән күрше. Менә шундый үзенчәлекле район бүген ничек яшәп ята? Ике ел элек башлык булып билгеләнгән Азат Вәлиев белән Әгерҗенең өмет һәм ниятләре турында сөйләштек.

Әгерҗе бүген

Безнең район бик матур. Ул урманнарга, су һәм биоресурсларга бик бай. Безнең районда аю, поши, селәүсен күрү – гадәти хәл. Хәтта Әгерҗе урамнарында пошиларга кадәр очратырга мөмкин. Башка урман җәнлекләре турында әйтеп тә тормыйм инде. Әле үзем дә күптән түгел генә урман кунагын очраттым. Кадрәк авылы янында каршыбыздан бик зур аю йөгереп узды.

Район милләтләр буенча да үзенчәлекле. Монда татарлар, удмуртлар, марилар, руслар дус яши. Халыкның 98 проценты марилар гына булган авыллар бар. Һәр милләтнең – үз мәдәнияте. Аларны саклап калырга кирәк.

Моннан тыш, Әгерҗе – тимер юлы булу белән данлыклы. Биредә эре тимер юллар кисешә, бик күп пассажирлар агымы бар. Әгерҗе станциясе Россиянең узеллы станцияләре исемлегенә керә. Ягъни гадәти станция генә түгел. Безнең Куйбышев юлына, Төньяк юнәлешкә чыгу мөмкинлегебез бар. Шуңа күрә районның зур тимер юл кластеры бар. Халыкның өчтән бере шушы тармакта эшли. Районга килгәч, Президент Рөстәм Миңнеханов тарафыннан куелган беренче бурыч икътисадка юнәлдерелгән зур проектлар булдыру иде. Кызганыч ки, берничә ел дәвамында район социаль-икътисади үсеш буенча артта бара. Мин үзем – һөнәрем буенча икътисадчы. Һәм алга таба зур адым ясар өчен, зур проектлар кирәклеген бик яхшы аңлыйм. Монда килгәч, «Нинди проектлар башлап булыр икән?» – дип уйлана башладым. Ә инвесторлар белән эшләү бер дә җиңел түгел. Башта райондагы көчле, зур оешмалар турында уйладым. Ләкин алай гына алга китеп булмасын аңлагач, инвесторларны читтән эзли башладык. Чөнки районда андый көчле инвесторлар юк. Әйе, кечкенә проектлар бар, алар да бик мөһим. Тик зур үсеш өчен безгә барыбер зур проектлар кирәк.

Һәм иртәгә

Әлеге проектлар буенча зур эшләр башланды да инде. Беренчедән, иң зур проектыбыз – логистик сәнәгать паркы. Инвестор булырлык кеше дә табылды. Ул 169 гектар пай җирләрен сатып алды. Алар инде әлеге проектның мастер-планын да эшләде. Әгерҗе районы әлегә үзенең логистик мөмкинлекләрен тормышка ашырмады. Ә алар бик зур. Мондый мөмкинлек берничә районда гына бар. Бездә бит тимер юл гына түгел, янәшәдә генә М7 федераль трассасы уза. Анализ ясагач, Әгерҗе яныннан бер сәгатькә 300 фура йөрүе, тәүлегенә 10 меңнән артык вагон узуы ачыкланды. Йөк башта Мәскәүгә яки Питерга бара. Анда контейнерлар алына, һәм фуралар әлеге товарның бер өлешен  Идел буе зонасы алып китә. Әгәр монда логистик үзәк барлыкка килсә, чит илдән килә торган контейнерлар биредә туктап, бушатылса, вакыт һәм акча янга калыр иде. Бу – әлбәттә, яңа эш урыннары дигән сүз. Аның әһәмияте район гына түгел, Татарстан өчен дә зур. Әйе, без Казаннан ерак, аның каравы Удмуртиягә, Башкортстанга, Киров өлкәсенә якын. Киләчәктә әлеге парк янында нәрсәдер җитештерергә мөмкин булыр иде. Ягъни үзебезгә балык тотар өчен кармак булыр иде. Әлегә каршылыклар зур, билгеле. Ләкин әгәр шушы проектны ахырга кадәр алып барып җиткерә алам икән, гомерем юкка узмаган дип санарга мөмкин.

Икенчесе – авыл хуҗалыгы. Анда да мөмкинлекләр зур. Безнең авыл хуҗалыгында файдаланмый торган җирләр күп. Күптәннән урман каплап киткән җирләр бар. Менә аларны да авыл хуҗалыгына кертеп җибәрәсе иде. Районда сөт күләме буенча да уңай динамика бар. Быел без тәүлегенә 50 тоннадан артык сөт савып ала башладык. Ике-өч ел элек әлеге күрсәткечләр буенча республика рейтингында ахыргы урында булсак, хәзер беренче егермелеккә кердек. Шуңа күрә бу юнәлештә дә үсеш буенча өметләребез бар. Авыл хуҗалыгыннан башка берничек тә булмый. Бу – беренче чиратта, авылны саклап калу дигән сүз. Һәм ул бик мөһим. Ләкин үсемлекчелек белән генә авылны саклап калып булмый. Шуңа күрә терлекчелеккә дә зур игътибар бирергә кирәк.

Өченче юнәлеш – эчке туризм. Зур туристик комплекс булдырырга бөтен мөмкинлегебез бар. Бөтен район буйлап Иж елгасы ага. Кама акваториясе, бай урманнарыбыз бар. 100 эш урыны бирүче консервлау заводы төзергә планлаштырабыз. Әлеге вакытта Кама яр буенда кунакханә төзибез.

Моннан тыш, һөнәрчелекне үстерергә телибез. Иж-Бубый авылында сәламәтлек өчен бик файдалы минераль су чыга. Әгәр аның чыганагы Кама яр буендагы Красный Бор авылы тирәсендә дә табылса, заманча сәламәтләндерү үзәге төзеп булыр иде. Районда бер генә сәнәгать теплицасы да, су күп булуга карамастан, бер генә ял итү базасы да, яхшы пляжлар да юк. Бу юнәлештә дә эшләргә телибез. Районның шушы кадәр матурлыгын тулысынча файдаланырга кирәк дип саныйм. Кызганыч, районда эре эшкәртү объектлары юк. Ашлык та, сөт тә, урман да читкә китә. Шуңа күрә әлеге юнәлешләр буенча инвесторларны бөтен Россия буйлап эзлибез.

 

Зөһрә Садыйкова

 


Фикер өстәү