Газетага язылу

Хуҗа була белсәң генә: Татарстанда капиталь ремонт программасы дәвам итә

11 миллиард сумлык эш, искергән лифтлар һәм ак каен. Татарстан Хөкүмәт йортында узган брифингта быел республикада капиталь ремонт программасы үтәлеше турында сөйләделәр. Югалган акча турында да әйттеләр.

Хуҗа була белсәң генә: Татарстанда капиталь ремонт программасы дәвам итә
Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов

– Күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлау программасы – торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә тормышка ашырыла торган күләмле эшләрнең берсе. Ул Татарстанда 2008 елдан бирле гамәлгә ашырыла. Соңгы 18 елда республикада гомуми мәйданы 54 миллион квадрат метрдан артык тәшкил иткән 12 меңнән артык күпфатирлы йорт төзекләндерелде. Нәтиҗәдә биредә яшәүче ике миллионнан артык кешенең тормыш шартлары яхшырды, – диде Татарстан төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Дамир Шәйдуллин.

Программа кысасында финанслауның гомуми күләме 107 миллиард сумга якын тәшкил иткән. «Шул исәптән 10,5 миллиард сумы – Дәүләт корпорациясе – ТКХны реформалаштыруга ярдәм фондына, 46 миллиард сумнан артыгы – Татарстан һәм җирле бюджетларга, якынча 50 миллиард сумы милек хуҗалары үзләре туплаган акчага туры килә», – диде министрның беренче урынбасары.

Билгеле булганча, күпфатирлы йортларны капиталь төзекләндерүгә акча җыюда, йорт яңа яки иске булуга карамастан, һәр фатир хуҗасы катнаша. 2026 елның 1 гыйнварыннан күпфатирлы йортлардагы гомуми милекне капиталь төзекләндерү бәясенең минималь күләме бер квадрат метрдан 10,16 сум тәшкил итә. Акчаны төбәк операторы фондында, ягъни уртак казнада яки йортның махсус счетында (соңгы мәгълүматларга караганда, республикада 1,2 меңләп йорт шулай эшли. – Ред.) җыеп барырга мөмкин.

Дамир Шәйдуллин әйтүенчә, быел республиканың 41 районындагы 813 күпфатирлы йортны төзекләндерәчәкләр. «Моның өчен 11 миллиард сумнан артык акча тоту каралган. Программа кысасында түбәләрне һәм диварларны ремонтлау, йорт эчендәге инженер челтәрләрен яңарту кебек эшләр башкарылачак», – диде ул.

Программага кергән тагын бер мөһим юнәлеш – 56 йортта 124 лифтны алмаштырачаклар. 25 ел хезмәт иткән җиһазлар бу.

– Әлеге мәсьәлә аерым контрольдә тора. Ил Хөкүмәте тарафыннан 2030 елның 15 февраленә кадәр куллану вакыты чыккан барлык лифтларны яңартып бетерү бурычы куелды. 2026–2029 елларда республикада шундый 1474 җиһазны алмаштырырга кирәк булачак. Аларның 980 е – төбәк операторы, 494 е йортларның махсус счетларында тора. Соңгыларына аерым тукталасым килә, чөнки әлеге юнәлештә хәлләр катлаулырак. 2025 елда махсус счетлар хисабына алмаштырылырга тиешле 36 лифтның 3 се генә яңартылды. Вазгыять алга таба да болай дәвам итсә, тиешле таләпләр үтәлмәү куркынычы зур», – диде Дамир Шәйдуллин.

Министрның беренче урынбасары искәрткәнчә, махсус счетлары булган йортларга капиталь ремонт үткәрү тәртибе Россия Торак кодексы нигезендә җайга салынган. «Әгәр милекчеләр тиешле эшләрне билгеләнгән вакытта башкармаса, җирле үзидарә органы акчаны махсус счеттан төбәк операторы счетына күчерү турында карар кабул итә ала», – диде Дамир Шәйдуллин.

Республикада капиталь ремонт барышында эшләрнең сыйфатын Татарстан Дәүләт торак инспекциясе тикшерә. Быелгы сезон башланганнан бирле инспекторлар 626 тикшерү уздырган, алар барышында 875 хокук бозу очрагы ачыкланган. 2025 елда барлыгы 2475 шундый очрак теркәлгән.

 

Татарстан Дәүләт торак инспекциясе җитәкчесе Александр Тыгин әйтүенчә, инспекторлар махсус счетлардагы акчаны милекчеләр мөрәҗәгатьләре буенча гына тикшерә ала:

«Тәгаен бер мисал: «Зима» идарәче оешмасы 1,96 миллион сум акча тоткан. Әмма капиталь ремонт вакытында нишләргә җыеналар? Әлеге очрак буенча, акчаны счетка кире кайтаруларын таләп итеп, судка да мөрәҗәгать иттек. Тик суд безнең мөрәҗәгатьне кире какты. Милекчеләр акчаны гомуми җыелыш карары нигезендә, ягъни законлы рәвештә тоткан икән. Булдырганнар, молодцы. Ә лифтларны алмаштырыр вакыт җиткәч нишләячәкләр? Хезмәт хакы алгач та, рәхәтләнеп рестораннан-ресторанга йөреп була. Тик 1 сентябрь җиткәч, баланы мәктәпкә җыендырырга акча калмаячак. Барысы да законлы кебек: акчаны ашау-эчүгә тоттык. Ә бала алдында ни дип җавап бирәсе? Лифт белән дә шул ук хәл».

Брифингта тагын бер нәрсәгә игътибарны җәлеп иттеләр: капиталь ремонт программасын төзегәндә шәһәр һәм районнар сөрем газы белән агулану куркынычы югары булган күпфатирлы йортларда вентиляция каналларының һәм төтен чыгару юлларының эшен тикшерүгә бәйле чараларны да исәпкә алырга тиеш. Быел республика күләмендә 141 күпфатирлы йортта шундый эш башкарылачак.

Йорт янында үскән биек агачлар да куркыныч тудыра. Александр Тыгин әйтүенчә, иске торак районнардагы ишегалларында йорт түбәсеннән дә узып киткән каен, тирәк кебек агачлар вентиляция һәм төтен чыгару юлларының эшенә тискәре йогынты ясарга мөмкин.

– Йорт янындагы агачларның ботакларын кисү таләбен кайберәүләр кирәксез эш, маразм дип кенә саный. Әмма бу кешеләрнең гомерен саклап калу өчен кирәк. Йорт түбәсеннән биегрәк үскән агачлар, җил билгеле бер юнәлештә искәндә, торбаларның төтенне кире тартып алуына сәбәпче булырга мөмкин. Шуңа күрә ишегалдын тәртиптә тотарга, төтен юлларының, вентиляция каналларының чисталыгын тәэмин итәргә кирәк. Әлеге таләпләрне инкарь итәргә ярамый, без кешеләрнең гомеренә куркыныч тудырырлык хәлләргә юл куймаска тиеш, – диде ул.

Александр Тыгин Әлмәтнең Луговая урамындагы биш катлы йортны мисалга китерде. «Күптән түгел анда капиталь ремонт эшләре барышын карадык. Йортны биек каеннар һәм тирәкләр уратып алган, мондый яшел «киртә» йорттагы төтен юлларының эшен бозарга мөмкин. Биек агачлар җил вакытында кешеләр, машиналар өстенә дә төшә, тәрәзәләрне вата, шул ук вакытта алар вентиляция системасына да зыян китерә. Соңгысы тагын да аянычлырак. Фаҗигагә китергән мисаллар җитәрлек. Кешегә үз өендә бернинди куркыныч янарга тиеш түгел», – диде Александр Тыгин.

Ул сөрем газының аеруча мәкерле булуын әйтте. «Аның төсе дә, исе дә юк. Газ канга үтеп кергәннән соң, кеше еш кына үзен коткарырлык хәлдә булмый, үлемнән качып котыла алмый. Газ ул – арзан, җайлы, ләкин бик куркыныч нәрсә», – дип кисәтте Баш дәүләт торак инспекторы.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Яшәү өчен инфраструктура” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре