Газетага язылу

Быелгы «Лига Форум»да 44 илдән яшьләр катнашачак

6–22 августта Чаллының «Следопыт» лагеренда XII халыкара «Лига Форум» узачак. Былтыр ул Түбән Камада оештырылган иде.

Быелгы «Лига Форум»да 44 илдән яшьләр катнашачак
Фото: minmol.tatarstan.ru

Анда катнашучыларны ни көтә? Форум ел саен республиканың берәр район яки шәһәрендә уза. Татарстан Яшьләр эшләре  министры  Азат Кадыйров белдергәнчә, шушы вакыт эчендә әлеге чара 15 меңнән артык кешене җыйган. Быел исә 1600 гариза кабул иткәннәр.

– Чара өч сменада узачак. Һәрберсендә 400 дән артык кеше катнашачак.  Болар – югары һәм урта һөнәри уку йортлары студентлары, төрле белгечләр. Барлыгы  44 илдән гариза керде.  Алар арасында Вьетнам, Кытай, Индонезия, Яңа Зеландия яшьләре дә бар. Чарада төрле танылган шәхесләр: спортчылар, психологлар шәхси брендларын булдыручылар һәм башкалар чыгыш ясый. Студентлар яңа белемнәр туплап, республиканың яшьләр сәясәтен тагын да ныгытырга булышачак, – диде министр.

Оештыручылар һәр сменаның нинди дә булса үзенчәлеге белән аерылып торачагын әйтте. Форум белем бирү, спорт һәм иҗат программаларын үз эченә ала. Студент оешмалары белән идарә итәргә, лидерлык сыйфатларын үстерергә дә өйрәтәчәкләр. Шулай ук төрле экскурсияләр дә оештырылачак. Әйтик, «КАМАЗ» заводына сәяхәт каралган. Яшьләр балалар йортларына барып, мастер-класслар күрсәтәчәк. СВОда катнашучы гаиләләрнең, шулай ук сугыш һәм тыл ветераннарының хәлен белешәчәк. Алсу Сәлахова әлеге форумда катнашу тәҗрибәсе турында болай дип сөйләде:

– Мин 1 нче курска кергәндә, студент тормышы гел укудан гына тора, дип уйлаган идем. Ә ул яңалыкларга бик бай булып чыкты. Форумга барганчы, бик борчылдым. Дөресен генә әйткәндә, авызымны ачып, сүз әйтергә дә курка идем. Анда  иркенләп  аралашырга өйрәндем. Өч ел дәвамында чыгыш  ясап, шактый тәҗрибә тупладым. Үзем дә хәзер оештыручы буларак катнашам. Мәктәптә оялчан булганнар монда бөтенләй башка яктан ачыла. Шуңа күрә бер дә читенсенеп тормагыз, сез дә катнашыгыз, – ди Алсу. 

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Яшьләр һәм балалар” илкүләм  проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре