Кыш җитә икән, алдан ук белеп торасың: кар, боз, салкын. Җәен – кояш, җылы яңгыр, ягымлы җил. Көннәре нинди булса да, һава торышы ягымлы иде, ул кешегә яшәргә, эшләргә ярдәм иткән шикелле иде. Әйтик, печәнгә төшәр алдыннан атна-ун көн тирәсе яңгыр була да, чапкан вакытта туктап тора. Болар шыбыр тиргә төшеп интекмәсен дигәндәй, кояш та нурларын тыебрак сибә, җиле дә назлап кына исеп тора. Печән кибәргә дә әйбәт, эшләргә дә уңайлы. Җыеп алгач, тагы яңгырлап ала. Чөнки печән белән генә эш бетми, игеннәрне дә үстерергә кирәк. Урак вакытында тагын матур көннәр башлана. Һава торышы элек кешегә ярдәм итәдер кебек иде. Хәзер әллә нишләде ул, бер дә аңлап бетермәле түгел.
Элек җәмгыятьтә дә ниндидер даимилек, мантыйк була торган иде бит. Менә син мәктәптә яхшы укысаң, институтка керәсең, анда үзеңне әйбәт күрсәтсәң, яхшы эш урыны табасың. Эшеңдә уңыш казансаң, зур кеше буласың. Кем баласы гына булсаң да, нинди генә сазлыктан чыксаң да үсәргә мөмкинлек бар иде. Хәзер алай түгел. Әнә минем оныгымның таныш егете ике институт бетергән, бер юньле эшкә урнаша алмый. Ике институт тәмамлап, бер эш таба алмый йөрү кеше башына сыярлык хәл түгел иде элек.
Илләр дә тыныч иде. Хәзер кая карама – сугыш-талаш, кая карама – канәгатьсезлек. Кешенең тамагы тук, өсте бөтен, ә күңеле тыныч түгел. Нидер җитми тегеңә, нәрсә җитмәгәнен үзе дә белми, тик җиткерергә тырыша. Шуннан канәгатьсезлек килеп чыга. Әллә мәйтәм, җәгыяттәге шушы үзгәрешләргә дә һава торышы сәбәпче микән? Һава торышы кебек, бәлки адәм баласының табигате дә үзгәрә торгандыр.
Аптырап кына әйтәм инде. Өченче көн менә кояш кыздырды. Бакча казырга дип чыккан идем. Кайда анда җир казу кайгысы! Бөтен дөньяны бораулый кояш нуры, һаваны көйдерә, сулышка аркылы ята. Нинди эш эшләү анда, тик кенә басып торсаң да, хәлеңне ала. Бераз шулай селкенеп йөрдем дә кереп яттым. Бер хәлем дә калмады. Өйгә кергәч тә ни ятып тынгы табалмыйм, ни эшкә тотынырлык рәт юк. Элек бит ул кояш нуры күңелгә үтеп керә дә бар дөньяңны яктыртып, җылытып җибәрә, үзеңне дә балкыта торган иде. Хәзер әллә нишләгән ул.
Кичә салкын җил булды. Әллә нинди зәхмәтле нәрсә исә шунда, бөтен дөньяны урыныннан кубарып алып, башка җиргә күчереп куярга теләгән кебек кылана. Нинди эш эшләмәк кирәк андый вакытта! Коймага тотына-тотына тышка гына чыгып кердем дә ишекләрне келәләп куйдым. Минем кебек арык гәүдәле адәмне очыртып алып китәргә дә күп сорамас, Алла сакласын. Синең аша үтәли исәргә теләгәндәй кылана бит ул. Янгын-фәлән килеп чыкмасын дип, мичкә ягарга да куркып утырдык.
Бүген менә болыт томалаган. Ни явып китми үзе, ни таралмый, бөтен сөякләрне, буыннарны сызлатып тик тора. Сызлау гына булса, түзәргә дә тырышыр идең әле, бу бит күзне, күңелне томалый торган. Бөтен якты уйны куып җибәрә, әйбәт теләкләрне, ягымлы хисләрне өркетә. Чын менә, үзеңне бөтен галәмдә япа-ялгыз калган кебек тоярга мәҗбүр итә. Янда ярый карчык бар әле әйткәләшеп алырга. Ялгыз булсаң, акылдан шашарга да ерак түгел.
Яңгыр яуса да, бик рәхәт түгел инде. Салкын булып ява бит ул хәзер. Элек өйрәнчек бала пианинода уйнаган шикелле тәрәзә төбендә тыпы-тыпы көй чыгарып кына утыра торган иде. Хәзер үче бар адәм сыман бәрә тәрәзәгә, ватып кереп кыйнап чыгарга теләгәндәй кылана.
Әллә нишләде бу һава торышы. Кайчагында бер тәүлек эчендә меңнәрчә кыяфәтләргә кереп ала бит ул. Менә без кайбер сәясәтчеләр турында: «Иртән әйткән сүзе кичкә ярамый», – дибез бит инде. Һава торышы да шулай. Кайчагында берничә сәгать эчендә әллә ниләр кыланып бетерә. Әле әйбәт дигән көннәре дә адәм аңларлык түгел. Көн буе кыздыра, мәсәлән, җәйге челләдә. Кояш баттымы – сөягеңне сындырырлык салкынга әйләнә. Элек бит бер дә болай булмый торган иде. Бик арып киткән чакларда җиргә ятып йоклап та ала торган идек. Өшеми идек. Йокларсың менә хәзер, кайчагында мичкә ягып өйне җылытмасаң, юрган астында да калтырата.
Әллә нишләде хәзер һава торышы. Элек әйбәт иде. Мин моны яхшы белеп, туксан ел буе күзәткәннән чыгып әйтәм.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез