Газетага язылу

Эш һәм бәйрәм: Рөстәм Миңнеханов Төньяк Казахстан өлкәсенә сәфәр кылды

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Төньяк Казахстан өлкәсенә сәфәр кылды. Петропавловск шәһәрендә бөек Тукайга бюст ачтылар, Сабан туен бәйрәм иттеләр. 11 меңнән артык милләттәшебез яшәгән төбәк белән элемтәләрне ныгыту турында сөйләштеләр.

Эш һәм бәйрәм: Рөстәм Миңнеханов Төньяк Казахстан өлкәсенә сәфәр кылды
Фото: tatarstan.ru

Тукай һәйкәле татар шагыйре хөрмәтенә аталган яңа скверда урнаштырылган. Янәшәдә генә казах шагыйре, фәлсәфәчесе һәм мәгърифәтче Мәгҗан Җумабаевның өлкә үзәге урнашкан. Габдулла Тукай иҗаты казах классигының әдәби мирасы үсешенә тирән йогынты ясаган дип санала. Сүз уңаеннан, быел 140 еллыгы билгеләп үтелгән шагыйрьгә моңа кадәр Семей һәм Җаек калаларында да һәйкәл куелган иде.

Рөстәм Миңнеханов һәм Төньяк Казахстан өлкәсе Хакиме Гаүәз Нурмөхәмбәтов Сабан туенда да катнаштылар. Кунаклар Татарстанның Минзәлә районы оештырган татар утарын барып күрде, татар халкының тарихын, рухи мирасын һәм мәдәни традицияләрен чагылдырган музей экспозициясен карады. Аларга халык гореф-гадәтләре турында театральләштерелгән тамаша, традицион һөнәрләр күргәзмәсе һәм милли әйберләр ясау буенча остаханә күрсәттеләр.

Рөстәм Миңнеханов Сабан туе белән котлаганда шушы көннәрдә Омскида дәүләт башлыклары катнашында Россия һәм Казахстан Төбәкара хезмәттәшлек форумы узганын искә төшерде. Татарстан Рәисе әйтүенчә, Владимир Путин белән Касыйм-Жомарт Токаевның дустанә мөнәсәбәтләре төбәкләр дәрәҗәсендә хезмәттәшлек элемтәләрен үстерүгә ярдәм итә. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бүген Казахстанда татарлар күп яши, Төньяк Казахстан өлкәсендә генә дә 11 меңнән артык милләттәшебез гомер кичерә. «Монда төрле халык вәкилләре уңайлы яшәсен һәм үз мәдәниятләрен һәм гореф-гадәтләрен саклый алсын өчен барлык шартлар да тудырылган. Моны без бүгенге Сабан туе мисалында күрәбез. Без җитәкчелеккә, Казахстан Президентына барлык милләтләргә карата шундый яхшы мөнәсәбәте өчен ихлас рәхмәтлебез. Шуңа күрә без бүген биредә сезнең белән. Тарихи яктан татарлар һәм казахлар бик якын. Безнең динебез уртак, мәдәнияттә дә уртак якларыбыз күп, хәтта ризыкта да без бер төрле», – диде ул.

Гаүәз Нурмөхәмбәтов бәйрәмне оештыручыларга, бигрәк тә республиканың Минзәлә районы вәкилләренә рәхмәт белдерде. «Бу бәйрәм хезмәткә хөрмәт, буыннар дәвамчанлыгы, бердәмлек һәм күршелек символы булып тора. Ул төрле милләт кешеләрен берләштерә. Быелгы Сабан туенда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге делегациянең катнашуы аеруча зур әһәмиятле. Бу – безнең өлкә өчен зур мәртәбә һәм Казахстан белән Татарстанны бәйли торган югары дәрәҗәдәге дустанә мөнәсәбәтләрнең тагын бер дәлиле», – диде Төньяк Казахстан өлкәсе Хакиме.

Ике арадагы хезмәттәшлекне үстерүгә багышланган очрашуда Рөстәм Миңнеханов Гаүәз Нурмөхәмбәтовка бу эшкә игътибары өчен рәхмәт белдерде. Узган ел Казанда төбәкләр арасында үзара аңлашу турында меморандумга кул куелган иде. Шулай ук Татарстанда Төньяк Казахстан өлкәсе мәдәнияте көннәре узды.

Татарстан Рәисе ассызыклаганча, Төньяк Казахстан өлкәсендә милли мәдәниятләрне һәм тарихи хәтерне саклауга җитди игътибар бирелә. Петропавловскида Рөстәм Миңнеханов «Дин Мөхәммәд» мәчетендә (калада татар җәмгыяте вәкилләре нигез салган иң өлкән мәчет) һәм Мәгҗан Җумабаев исемендәге фәнни-мәдәни үзәктә булган иде. «Мәгҗан Җумабаевның тормыш һәм иҗат юлы Казан белән дә бәйле, анда аның беренче шигъри җыентыгы «Шолпан» дөнья күрә. Бу татар һәм казакъ халыклары мәдәниятенең уртак тарихи тамырлары булуын һәм дистә еллар дәвамында бер-берсен баетуын күрсәтә», – диде Татарстан Рәисе.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Петропавловскида Тукайга бюст куелу Татарстан һәм Казахстанның күренекле шәхесләренә үзара ихтирам күрсәтүнең күркәм традициясен дәвам итә. Билгеле булганча, Казанда атаклы казакъ шагыйре һәм фикер иясе Абай Кунанбаевка бюст куелган, Казан университетында аның исемендәге Казакъ теле һәм мәдәнияте үзәге эшли.

Инде икътисадый хезмәттәшлеккә килсәк, Рөстәм Миңнеханов сүзләренә караганда, Татарстан Россия белән Казахстан арасындагы элемтәләрне ныгытуга сизелерлек өлеш кертә. Былтыр Татарстан–Казахстан товар әйләнеше күләме арткан һәм 946 млн доллар тәшкил иткән. «Узган елгы Казанга сәфәрегез вакытында без эшлекле даирәләребез арасында хезмәттәшлекне киңәйтү һәм сәүдә-икътисадый хезмәттәшлекне ныгыту турында уйларга килештек. Бу юнәлештә конкрет адымнар бар инде. Уртак тырышлык белән хезмәттәшлекне яңа дәрәҗәгә күтәрәчәкбез», – диде Татарстан Рәисе.

Гаүәз Нурмөхәмбәтов исә Татарстанның Төньяк Казахстан өлкәсе партнерлары арасында аерым урын алып торганын әйтте. «Республиканың югары икътисадый потенциалы үзара файдалы хезмәттәшлек өчен киң мөмкинлекләр ача. Бүген авыл хуҗалыгы машиналары төзү, медицина җайланмалары, электротехника продукциясе, төрү материаллары җитештерү һәм төзелеш индустриясе өлкәсендә уртак проектлар уңышлы гамәлгә ашырыла. Сәнәгать кооперациясе үсә, безнең инвестицион элемтәләр тамыр җәя», – диде ул. Шуны раслап, Татарстан Рәисе һәм Төньяк Казахстан өлкәсе Хакиме алдында берничә предприятие хезмәттәшлек турында килешү төзеде.

 

 

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

минниханов, миңнеханов, " нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре