«Бабай» киявенә пычак кадаган: «Оныгыбызны сөннәткә утыртырга җыенганны белеп чыдый алмады»

Танышларым арасында катнаш гаиләләр шактый. Бернинди каршылыкларга карамыйча, бәхетле яшәүчеләре дә аз түгел, әлбәттә. Әмма тормышта башка төрле каршылыклар да очрый тора. Тел, гореф-гадәт – бер хәл, дини сораулар да кушылса, хәл шактый катлаулана. Ике арага ир белән хатынның туганнары, якыннары, балалары да керсә… Менә тагын бер гаилә язмышы шундый аяныч фаҗигагә килеп җиткән… Бабай булган кеше үз киявенә пычак күтәргән.

Югары Осланда туып-үскән Николай Самойлов бала чагыннан ук диңгезче булырга хыяллана. Җәйләре Иделдә узган егетнең Казан елга техникумына укырга керүе, аннан соң армиядә диңгез флотында хезмәт итүе дә яшьлек хыялы белән бәйле.

Казан елга портына эшкә урнашып йөргән көннәрендә ул булачак тормыш иптәше – Казанның бер хастаханәсендә шәфкать туташы булып эшләүче Алевтина белән таныша. Бер елга якын дуслашып йөргәннән соң, һәр ике якның ризалыгын алып, гөрләтеп туй итәләр. Тормышлары һәр яктан җитеш. Олы кызлары Светлана үз гаиләсе белән яши. Оныклары Алинага – 6, Альбертка – 4 яшь. Үз яннарындагы  уллары – югары уку йорты студенты. Кыскасы, булганына шатланып, һәр нәрсәнең кадерен белеп кенә яшисе дә бит.

Казанның Вахитов районы ачык суд утырышы барышында, таза гәүдәле 44 яшьлек бу ир-атка карап, аның кеше үтерергә теләвенә ышанасы да килми. Югыйсә гомерен яраткан хезмәтенә багышлаган ике бала әтисе. Эшеннән бирелгән характеристикадан күренгәнчә, хезмәт алдынгысы, төрле җәмәгать эшләрендә башлап йөрүчеләрдән санала. Төрле яклап яхшы яктан гына искә алынучы гаилә башлыгының мондый адымга баруына гаҗәпләнәсе генә кала.  Чит кешенең күңеле кара урман, дип белми әйтмиләрдер шул инде.

Югыйсә бердәнбер кызының ирен үтереп нәрсә исбатламакчы булган? Үзләре дә берсеннән-берсе кечкенә ике бала үстерүче киявен берничә җирдән бугазын яралавы, тәненә тугыз җирдә тирән җәрәхәт салуының бик җитди сәбәпләре дә булырга тиештер бит инде.

Суд барышында мәсьәләнең башлыча хокукый ягы каралса да, анда гыйбрәт алырлык хәлләр шактый булды. Һәрхәлдә, суд узды дип, тынычланырга бик иртә икәнлеге көн кебек ачык иде.

Үзара ызгыш-талаш вакытында чактан гына исән калган Әмир Хисмәтуллинның әнисе кияү белән каената арасындагы низагны  үзенчә аңлата.

– Яшерен-батырын түгел, Николай булачак киявен башта ук өнәп бетермәде. Яшьләр бер-берсен яраткач, без дә берни эшли алмадык. Светлана да әүлия түгел, әмма без яшьләр арасына кысылмадык.  Кызлары тугач, исемне үзләренчә куйдылар. Кода белән кодагыйның Алинаны чиркәүгә алып барып чукындырып кайтуларын да соңыннан гына белдек. Юкса, безнең дә үз динебез бар. Улыбыз Әмир баштарак күп нәрсәгә юл куя килде. Кызының муенына алтын тәре таккач та түзде. Инде менә оныгыбыз Альбертны сөннәткә утыртырга каршы килүләренә чыдый алмады, ахры. Шуның аркасында әледән-әле тавыш чыга. Күпме кешедән ишеткәнем бар: катнаш гаилә тамыры җәрәхәтле гөл сыман.  Улым да чактан гына үлемнән калды. Ярый әле моның белән генә бетсә, – ди Әмирнең әнисе Язилә ханым күз яшьләре аша.

Николай Самойлов әйтүенчә, 19 сентябрьдә аларны кызлары Светлананың туган көненә чакыралар. Эш көне була. Соң гына киләләр. «Эштән соң дуслар белән бераз мәҗлес тә корып алган идек», – ди Николай. Баштарак матур гына утыралар. Сүз иярә сүз китеп, Әмир белән Светлана уллары Альбертны сөннәткә утырту мәсьәләсендә ызгышып алалар. Ир белән хатын ачуланышырлар да, татуланышырлар да. Әмма ызгышка өлкәннәр дә кушылып китә. Әмир дә үз сүзен кистереп әйтә. «Кызымның башын бутадыгыз, инде хәзер улымнан урыс ясарга бирмим», – ди. Үзара тынычлык беткәч, өлкәннәр кечкенә балаларны алып, таралыша ук башлый. Өйдә бары тик Николай һәм Әмир генә кала. Хәлләр аеруча куркыныч төс алгач, мин улым белән ваннага кереп бикләндем, ди Светлана.

Әмир кызганнан-кыза баручы Николайны берничә тапкыр тынычландырырга тырышып карый. «Бу – безнең гаилә эше. Үзебез хәл итәрбез», – ди. Әмма кунакка  шактый кызмача килгән Николайны тынычландыра алмыйлар. «Мин сине барыбер үтерәм», – дип янавын күршеләр дә ишетә. Өч сәгатькә якын сузылган ызгыш-талаш чактан гына үтереш белән тәмамланмый кала.

Полиция хезмәткәрләре әйтүенчә, Девятаев урамында «пычак белән җәрәхәтләү һәм үтерү белән янау» турында хәбәр кичке 11дә алына. Полициягә хәбәр иткәнне белгәч, Николай өенә кайтып китә. Аны полиция бүлегенә фатирыннан алып китәләр.

Тән ярасы әкренләп булса да төзәлә. Әмирнең бугазы тирәсендәге яралар да инде беленми диярлек. Суд барышында Николайның берничә тапкыр гафу үтенүе, Әмирнең исә «тәнемне үзем яраладым» диюе дә гаепләнүчене ирегеннән мәхрүм итмәсеннәр өчен әйтелде булса кирәк.

Гаепләнүченең моңарчы җинаять кылмавын, эш урыныннан уңай характеристика бирелүе, өлешчә гаебен тануын һәм каршы якның үтенечен исәпкә алып,  Россия Федерациясе Җинаять кодексының 307–309 маддәләре нигезендә  Казанның Вахитов районы суды Николай Самойловны 1 ел да 6 айга ирегеннән мәхрүм итү турында карар кабул итте.

Камил Сәгъдәтшин

 


Фикер өстәү