Ир көнләшүдән аерылган хатынын үтергән: өч балалары ятим калган

Ростов-на-Дону шәһәрендә аерылышкан хатынын атып үтергән ир-атны хөкем итәләр. Коточкыч фаҗига быел июль аенда була. Бу хакта «Комсомольская правда» яза.

Хатын ире белән аерылышкач, матурлык салоны ачкан була. Көнче ир  аерылган хатыны эшләгән барбершопка килә һәм андагы хезмәткәрләр каршында һөҗүм итә.

41 яшьлек Анастасия белән 44 яшьлек Николай өч бала үстерәләр. Иренең көнләшүеннән туйган хатын,  ике ел элек аерылышырга карар кыла.

Аерылышканнан соң хатынның тормышы җайланып китә, балалары белән сәяхәтләргә бара.

Тик көнче ир хатынын оныта алмый. Аерылышканнан соң да ике ел дәвамында хатынын эзәрлекли, шалтырата, яный, хәтта эшенә килеп кыйнап та киткәли.

21 июльдә Николай Анастасиянең салонына килә һәм кычкыра башлый. Кесәсеннән травматик пистолет чыгарып,  хатынының башына һәм муенына ата, аннары үзен дә яралый.

«Ашыгыч ярдәм» белән полиция килгәндә, алар икесе дә аңда була. Тик хатынны табиблар коткарып кала алмый. Аның өч баласы ятим кала.

Николай үзе исән кала. Аңа карата җинаять эше кузгатылган. Аны 15 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итәргә мөмкиннәр.

 


Фикер өстәү