Көнче ир сөйгәне белән аның кызын ау мылтыгыннан аткан

Ростов өлкәсенең Морозовский районында яшәүче ир язылышмый бергә яшәгән хатынын һәм аның кызын атып үтергән. Аннары үз-үзен аткан. Бу хакта РИА Новости хәбәр итте.

Фаҗига урынында 38 яшьлек хатын белән аның 14 яшьлек кызның мәете һәм 41 яшьлек ирнең яраланган гәүдәсе табылган. Тикшерүчеләр анда ау мылтыгы да тапканнар.

Фаразлар буенча, ир көнләшүдән хатын белән аның кызын атып үтергән. Хәзер әлеге факт буенча тикшерү эшләре бара.


Фикер өстәү