Конституциягә мәгълүмат технологияләре һәм элемтә, илнең фәнни-технологик үсешен дәүләт ярдәме белән тәэмин итү, фәнни куәтне саклау һәм үстерү буенча кертеләсе үзгәрешләр турында “ВТ” хәбәрчесе Татарстан Фәннәр академиясе президенты Мәкъзүм Саләховтан белеште.
– Бүген мәгълүмат технологияләре, ясалма интеллектны үстерү бик мөһим, — диде ул. — Конституция Россиянең фәнни, технологик казанышлары буенча омтылышын ныгытачак. Төп закон тарихында беренче тапкыр мәгълүмат технологияләре, цифрлы шәхси белешмәләрнең куркынычсызлыгы турында исәпкә алына – заманча Конституция замана чынбарлыгына җавап бирә. Россия һәрвакыт фәнни-техник казанышлар иле булды һәм булачак та. Конституция илебез алга барсын өчен яңартыла. Бүген мәгълүмат технологияләрен алга җибәрү мәсьәләсе буенча бөтен ил шөгыльләнә. Әгәр моңа игътибар бирмәсәк, юл читендә калачакбыз.