Конституция – 2020: тавыш бирүнең беренче көнендә Татарстанда сайлау участок­ларына 357 меңнән артык кеше килгән

Россия Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча тавыш бирүнең беренче көнендә Татарстанда сайлау участок­ларына 357 меңнән артык кеше килгән. Ил күләмендә уздырылган сораштыру барышында исә тавыш бирүчеләрнең 72,9 процентының төзәтмәләрне хуплавы ачык­ланган.

Билгеле булганча, Конституциягә төзәтмәләр кертү буенча тавыш бирү 25 июльдә башланды. Инде хәбәр иткәнебезчә, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов сайлау участогына беренче көнне үк барды. Җомга көнне исә Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин тавыш бирде. Казанның 43 нче номерлы тавыш бирү участогына (Жуковский урамы, 18 нче йорт) ул тормыш иптәше Луиза ханым белән килде.

– Сүз хәзер гамәлдә булган Конституциягә керәчәк үзгәрешләр турында бара. Минемчә, бу һәркем өчен дә мөһим булырга тиеш. Шәхсән һәркем өчен һәм гомумән ил өчен. Без дә хатыным белән алдан тавыш бирергә булдык, – диде ул.

Дәүләт Советы җитәкчесе илнең Төп Законына кертеләсе үзгәрешләр буенча Татарстан исеменнән эшче төркемдә дә катнашты.

– Дәүләт җитәкчесе тәкъдиме буенча оешкан әлеге эшче төркемгә Татарстаннан ике кеше керде. Ел башында бик җаваплы эштә катнаштык. Ике көнгә бер Мәскәүдә җыелып, күп кенә мәсьәләләрне карадык. Һәркайсы мөһим. Һәрберсен кирәк дип табабыз. Бәхәсләшүләр күп булды, фикерләр дә, тәкъдимнәр дә төрле иде, – дип уртаклашты Фәрит Мөхәммәтшин.  – Тәкъдимнәрне хуплыйбыз. Алар Россияне көчәйтер, халыкка яңа мөмкинлекләр тудырыр. Социаль мәсьәләләр дә, хезмәт, гаиләгә кагылганнары да аз түгел. Хәзер болар Конституция нигезендә теркәлә, гарантия булачак.

Ул билгеләп үткәнчә, тавыш бирү урыннарында «Бердәм Россия» партиясенең күзәтүчеләре дә эшли. Аларның төп максаты – тавыш бирү процессының төгәл, гадел булуын тәэмин итү. «Һәр күзәтүче инструктаж узды, саклык кагыйдәләрен белә», – диде Дәүләт Советы Рәисе.

Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә, 25 июньдә башланган тавыш бирүдән күренгәнчә, кешеләр битараф түгел. «Кызыксынып күзәтәбез. Берсе дә битараф түгел. Кичә гомуми тавыш бирүчеләр санының 12 проценттан артыгы үз фикерен белдерергә, әлеге вакыйгада катнашырга килде», – диде ул.

Казандагы 241нче номерлы участокта Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да тавыш бирде.

«Уңай үзгәрешләр көтәбез»

«Татарстанның Муниципаль берәмлекләр советы» ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин фикеренчә, Конституциягә төзәтмәләр кертү – зур вакыйга.

– Алар күп кенә сәяси, икътисади, социаль сорауларны үз эченә ала. Шул исәптән үзидарә өлкәсен дә. Бу үзгәрешләр тормышыбызның дәрәҗәсен тагын да яхшыртырга юнәлдерелгән. Күп кенә өлкәләргә бу үзгәрешләр уңай нәтиҗәсен бирер дип уйлыйм. Үзидарә өлкәсе дә аларга зур өметләр баглый. Бу тармакта да хәл ителмәгән күп кенә проблемалар бар, – диде ул «ВТ» хәбәрчесенә. – Бу, иң элек, муниципалитетлардагы, үзидарәдәге вәкаләтләрнең финанслар белән расланмавы. Минемчә, үзгәрешләрдән соң бу проблемаларны, вәкаләтләрне дәүләт һәм муниципаль органнар арасында дөрес итеп бүлү һәм аларны тулысынча финанслау мәсьәләсе хәл ителер. Әлеге үзгәрешләр хакимият структурасында үзидарә органнарының әһәмиятен арттырыр дип уйлыйбыз.

«Гаиләне сакларга кирәк»

Мөселман өммәте өчен изге саналган җомга көнендә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин да сайлау участогында үз фикерен белдерде һәм башкаларга да шулай эшләргә киңәш бирде.

– Әгәр дин күзлегеннән карасак, безнең өчен иң олы канун – Коръән. Бусы килешү сыман кабул ителә, – ди Камил хәзрәт. – Ул – киләчәгебезгә, балаларыбызга кагыла торган канун, шуңа күрә фикерне әйтүдән читтә калмыйбыз. Ничек тавыш бирү – һәркемнең шәхси эше. Нәтиҗәләр, иншалла, 1 июльдән соң күренер. Дин әһеле буларак, безне гаилә мәсьәләсе кызыксындыра. Гаиләне сакларга кирәк, дип әйтәбез. Ул исә ир белән хатыннан, балалардан торырга тиеш.

«Татарстанда һәрвакыт шулай булды»

Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев сүзләренә караганда, тавыш бирүнең беренче көнендә рес­публикада сайлау участокларына 357 меңнән артык кеше килгән. «Бу – яхшы күрсәткеч. – Тавыш бирү тыныч бара, халык актив. Татарстанда һәрвакыт шулай булды, – диде ул.    Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге мәгълүматлары буенча социологлар сорауларына җавап биргән россиялеләрнең 72,9%ы  илнең Төп Законына төзәтмәләрне хуплаганын белдергән. Сайлаучыларның 26,6%ы төзәтмәләрне хупламаган, ә тагын 0,5%ы бюллетеньнәрне бозган. Участоклардан чыккан халыкның 31,3%ы исә ничек тавыш бирүләре турындагы сорауга җавап бирүдән баш тарткан. Шуңа да игътибар итми мөмкин түгел: өйләрендә тавыш бирү мөмкинлеге бирелү аркасында, өлкән яшьтәгеләр мондый сораштыруларда бөтенләй катнашмый. Алар исә мондый чараларда иң актив кешеләрдән санала”.

Тавыш бирү 1 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Сайлау участоклары иртәнге сәгать сигездән кичке сигезгә кадәр эшли. Тавыш бирүчеләрнең сәламәтлеген саклау өчен махсус чаралар күрелә.


Фикер өстәү