Андрей Кондратьев Конституциягә төзәтмәләр кертү буенча тавыш бирү турында: «Татарстанда һәрвакыт шулай булды»

Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев сүзләренә караганда, тавыш бирүнең беренче көнендә республикада сайлау участокларына 357 меңнән артык кеше килгән.

«Бу – яхшы күрсәткеч. – Тавыш бирү тыныч бара, халык актив. Татарстанда һәрвакыт шулай булды, – диде ул.    Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге мәгълүматлары буенча социологлар сорауларына җавап биргән россиялеләрнең 72,9%ы  илнең Төп Законына төзәтмәләрне хуплаганын белдергән. Сайлаучыларның 26,6%ы төзәтмәләрне хупламаган, ә тагын 0,5%ы бюллетеньнәрне бозган. Участоклардан чыккан халыкның 31,3%ы исә ничек тавыш бирүләре турындагы сорауга җавап бирүдән баш тарткан. Шуңа да игътибар итми мөмкин түгел: өйләрендә тавыш бирү мөмкинлеге бирелү аркасында, өлкән яшьтәгеләр мондый сораштыруларда бөтенләй катнашмый. Алар исә мондый чараларда иң актив кешеләрдән санала”.


Фикер өстәү