16 яшьлек үсмер көнләшүдән 17 яшьлек сөйгән кызын үтергән

Екатеринбургның Старая Сортировка районында 16 яшьлек үсмер, көнчелек сәбәпле, 17 яшьлек кызны үтергән. Бу хакта “РБК” үз чыганагына таянып хәбәр итә.

Егет кызны кунакта – Надеждинская урамындагы күп катлы фатирда кәеф-сафа корып утырган вакытта үтергән. Үсмернең тоткарлануы мәгълүм.

“Ural Mash” телеграм-каналы язганча, үсмер көнләшүдән сөйгән кызын пычак белән кадап үтергән. Шуннан соң кызның мәетен дустының фатирында юыну бүлмәсенә алып кереп, бүлгәләргә маташкан.
“Уралинформбюро” чыганагы раслаганча, бу өч дус хәмер эчеп утырган булган. Бермәл үсмер, кыздан көнләшеп, үзара ызгыш-талаш башланган. Кинәт үзен-үзе белештермәс хәлгә җитеп, кызга пычак белән кадаган. Күршеләре полиция чакырткан.

“Үтерү” статьясы буенча җинаять эше кузгатылган. Әлеге статья 15 елга кадәр иректән мәхрүм итүне күздә тота.


Фикер өстәү