Татарстанда әти кеше башта улын, аннары үз-үзен үтергән

Татарстанда әтисе улын ау мылтыгыннан атып үтергәннән соң җинаять эше кузгатканнар. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Әлеге хәл быелның 26 июнендә булган. Түбән Камада Мурадьян урамындагы йортның бер фатирында 65 яшьлек ир-ат 44 яшьлек улы белән бергә эчеп утырган. Ниндидер мизгелдә ызгыш чыккан, әтисе ау мылтыгын алган һәм улының аркасына аткан. Ул алган җәрәхәтләрдән урында үлгән. Ир-ат бу хәлдән  котын алып, мылтыгыннан үз башына аткан. Һәлак булганнарны хастаханәдән кайткан хатыны һәм әнисе тапкан.

Тикшерүчеләр «үтерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгаткан. Хәзер килеп чыккан хәлнең барлык шартлары ачыклана.


Фикер өстәү