Владимир Путин: “Россия белән Казахстан арасындагы мөнәсәбәтләр – югары дәрәҗәдә”

Россия Президенты Владимир Путин Казахстандагы коллегасын – Касыйм Җомарт Токаевны милли бәйрәмнәре – Республика көне белән котлаган. Котлау телеграммасы Кремль сайтына урнаштырылган.

“Сезнең ил социаль-икътисадый үсеш юлыннан ышанычлы төстә алга бара, мөһим халыкара проблемаларны хәл кылуга үзеннән зур өлеш кертеп килә, дөнья күләмендә абруй-хөрмәткә ия. Россия белән Казахстан арасында югары дәрәҗәдәге мөнәсәбәтләр хөкем сөрә”, – дигән дәүләт башлыгы.
Владимир Путин стратегик партнерлыкны алга таба да ныгытуның, БДБ, Евразия икътисадый бергәлеге, ОДКБ һәм ШОС кысаларында хезмәттәшлекне киңәйтүнең ике илнең дә халыклары мәнфәгатьләренә җавап бирүен, Евразиядә иминлек һәм тотрыклылыкны көчәйтүгә ярдәм итүен белдергән.


Фикер өстәү