Дәүләт Советында Фәрит Мөхәммәтшин Гурбангулы Бердымөхәммәдов белән очрашты

Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Төрекмәнстан парламенты Рәисе Гурбангулы Бердымөхәммәдов белән очрашты. Парламентчылар Россия-Казахстан хезмәттәшлеге кысаларында парламентларның берлектә эшләвен көчәйтү мәсьәләләрен карады.

Моннан 10 ел элегрәк – 2012 елның 19 маенда Татарстан парламенты делегациясенең Төркмәнстанга визиты барышында республика Дәүләт Советы белән Төрекмәнстан Мәҗлесе арасында хезмәттәшлек турында килешүгә кул куелды. “Килешү парламентара хезмәттәшлеккә яңа этәргеч бирде”, – дип басым ясап әйтте Фәрит Мөхәммәтшин. Аның фикеренчә, парламентара элемтәләрне, шул исәптән комитетлар дәрәҗәсендә, киңәйтү мөһим.

Гурбангулы Бердымөхәммәдов, үз чиратында, парламентара элемтәләрне ныгыту зарурилыгы белән килешеп, Дәүләт Советы депутатларын Ашхабадка рәсми визит белән килергә чакырды.

Татарстан белән Төрекмәнстан бер-берсенә нык бәйле, дигән фикердә парламентчылар. Иң элек бик көчле сәүдә-икътисади элемтәләр гамәлдә булып килә. Гурбангулы Бердымөхәммәдов билгеләп үткәнчә, Россия һәрвакыт – Төрекмәнстанның стратегик партнеры. “Шул ук вакытта Төркмәнстан белән Россия арасындагы сәүдә әйләнешенең төп өлеше Татарстанга бәйле, – диде ул. – Мөнәсәбәтләребезнең алга таба да үсәчәгенә ышанам”.

Татарстан белән Төрекмәнстан арасында гуманитар элемтәләр дә бик көчле. “Сезнең республика вузларында Татарстаннан күп кенә студентлар белем ала, – диде Фәрит Мөхәммәтшин. – Республикада яшәүче 173 милләт вәкилен берләштерүче Татарстан Халыклар ассамблеясе составында Төрекмәнстан милли-мәдәни берләшмәсе эшләп килә”.

Гурбангулы Бердемөхәммәтов Казанга “Россия – ислам дөньясы: KazanSummit — 2022” Халыкара икътисади саммитында катнашу өчен килде.


Фикер өстәү